Казанда мөфти Илдус Фәиз машинасы шартлатылды

Your browser doesn’t support HTML5

Татарстан эчке эшләр идарәсе белдерүенчә, иртәнге сәгать 11 тирәсендә Казанда Мусин һәм Четаев урманары киселешендә Татарстан мөфтие Илдус Фәизнең эш машинасы шартлатылган. Илдус Фәиз рульдә үзе булган. Аны яралы хәлдә хастаханәгә алып киткәннәр. Шартлау булган урында хәзер Эчке эшләр идарәсе, Федераль иминлек хезмәте, Тикшерү комитеты тикшерүчеләре эшли.