Җәмәгать эшлеклеләре Миңнехановка мөрәҗәгать итә

Мөкаддәс Бибарсов

Мөкаддәс Бибарсов һәм Фәүзия Бәйрәмова мөселманнарны күпләп тоткарлауга борчылып Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка ачык хатлар юллады.
Сарытау өлкәсе мөселманнары диния идарәсе рәисе Мөкаддәс Бибарсов, татар-мөселманнарны күпләп тоткарлауны күз алдында тотып, 19 июль көнне булган һөҗүмнәргә шулкадәр күп кешенең берничек тә катнашы була алмавын әйтә.

“Русия диндарлары күпләп тоткарлауны илнең бөтен мөселман җәмгыятенә психологик басым, куркытырга теләү чарасы, рухи яктан таркату һәм алга баруына киртә кую буларак кабул итә. Русия мөселман белгечләре арасында Татарстан мөфтияте җитәкчелегенә һөҗүм һәм аннан соң республикада “качып яткан ваһһаби” коткысына бирелү һәм шулай ук диндарларны күпләп кулга алулар, Татарстанның сәяси һәм икътисади идарәсен читтәге уенчылар тарафыннан көч белән кулга төшерергә теләү буларак бәяли”, ди Бибарсов.

​Бибарсов Миңнехановтан тикшерүләрне контрольгә алуын сорый. Кайбер мөселманнарның җәзага дучар булуын дә белдерә.

Соңгы вакытта Татарстанда мөселманнарга карата булган мөнәсәбәт нигезендә, Бибарсов фикеренчә, дини-идеологик яктан караганда, республиканың мөселман халкы арасында икегә аерылу упкыны тирәнәя, җәмгыятьнең рухи-әхлакый хәле начарлана, милләтара тынычлык һәм тотрыклылык нигезләре какшый. “Татар халкының рухи һәм мәдәни үзәге булган Татарстан бүген тирән иҗтимагый кризис кичерә һәм ватандашларның бер-берсенә каршылыгы барлыкка килү алдында тора”, ди Бибарсов.

Бу килеп туган вазгыять өчен ул Татарстан диния идарәсе җитәкчелегенең дә җаваплылыкта булуын әйтә.

Бибарсов үзенең Татарстанда туган вазгыять өчен нык борчылып мөрәҗәгать итүен Миңнеханов дөрес аңлар дип өметләнә.

"Сез үз халкыгызны якларга ант иттегез!"

Фәүзия Бәйрәмова

Милли Мәҗлес оешмасы рәисе, язучы Фәүзия Бәйрәмова да соңгы вакытта мөселманнарга каршы башланган эзәрлекләүләр, тентүләр, кулга алулар президентка хат язарга мәҗбүр итүен әйтә. «Бу вакыйгалар узган гасырдагы 37нче елларның канлы вакыйгаларын хәтерләтә. Бу татарларның Винерулла (хатта шулай язылган - ред.) Якуповны үтерүдә һәм мөфтигә һөҗүмдә бернинди катнашлары булмаса да аларны форсаттан файдаланып, мөселман булганнары өчен экстремизм маддәсендә гаепләп хөкем итәргә җыеналар дип ишеттек», дип яза Бәйрәмова.

Милли Мәҗлес рәисе президентка, мөселман-татарларны шулай мыскыл итәргә нигә ирек бирәсез, дип мөрәҗәгать итеп: «Сез бит президентлыкка керешкәндә, кулыгызны Татарстан Конституциясенә куеп, үз халкыгызны якларга ант иттегез! Сез бит Татарстанда кеше хокукларының үтәлешенә гарант булып торасыз! Нәрсә, мөселман-татарлар кеше түгелмени инде хәзер, алар белән нәрсә кылансаң да ярый булып чыгамы?!» дип яза.

Бәйрәмова хатында төрмәгә ябылу сәбәпле ишле гаиләләрнең туендыручысыз калуын, күпләрнең Рамазан аен күз яшьләре түгеп үткәрүен, төрмәләрдәгеләрнең бер йотым суга һәм бер кабым ризыкка тилмерүен дә белдерә.

Бәйрәмова президенттан Татарстан мөселманнарын эзәрлекләүне туктатырга әмер бирүен сорап: «Әгәр алга таба да Татарстанда мөселманнарга карата шундый гаделсезлек, репрессияләр дәвам итә икән, без дөнья җәмәгатьчелегенә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булачакбыз. Безгә татар фаҗигасе өстендә уздырылган Универсиада кирәк түгел! Безгә ялганга, коррупциягә баткан мондый Татарстан кирәкми! Яңа президент сайлауда халык үзенә ярдәм иткән кешене генә сайлаячак. Халык хәзергә Сездән төпле сүз көтә, ярдәм көтә, ышанычын аклагыз халыкның”, ди.