“Президент атамасын саклап калу өчен федерал органнарга мөрәҗәгать язачакбыз”

Бөтендөнья татар яшьләре җыены барышында тавыш бирү

Бөтендөнья татар яшьләре җыены Татарстанда һәм Русия төбәкләрендә президент институтын саклауны яклап чыкты. Яшьләр резолюциядәге юллар белән генә чикләнмичә, тиешле федерал дәүләт органнарына мөрәҗәгать язылачагын белдерә. Бу турыда “Азатлык” җыенның яңа рәисе Тәбриз Яруллин белән сөйләште.

Җыен делегатлары Русиядә президент институтын саклауны яклап чыкты. Бу юнәлештә нинди дә булса активлык күзәтеләчәкме, эш алып барылачакмы яисә ул резолюциядә бер пункт буларак кына калачакмы?

– Без бу фикеребезне инде ике ел элек, президент атамасын бетерү турында хәбәрләр чыккач, беренчеләрдән булып җиткергән идек. Президент институтын без федерализмның бер сыйфаты буларак кабул итәбез. Шуңа күрә аның бар булуы безнең өчен бик мөһим. Без Бөтендөнья татар яшьләре форумында резолюцияне укып киткәннән соң, делегатлар президент институтын яклау турындагы пунктны өстәп куйды. Аның резолюциягә керүе яшьләрнең бу мәсьәләдә уртак фикергә килүнең бер нәтиҗәсе булып тора. Әлеге тема турында без интернетта да, җыелышларда да күп тапкыр фикер алышулар үткәрдек. Күп фикерләр булды. “Канун кабул ителгәч фикер алышудан ни мәгънә?” диючеләр булды. Ләкин канун кабул ителәме-юкмы, Бөтендөнья татар яшьләре җыенының бу мәсьәләдә фикере үзгәрешсез кала.

Җыен барышында төрле утырышлар, фикер алышулар булды. Бу мәсьәлә анда күтәрелдеме?

– Әйе, президент институты тарих секциясендә каралды. Катнашучы делегатлар федерал дәүләт органнарына мөрәҗәгать язарга тәкъдим кертте.

Җыенга төрле илләрдән, Русиянең төрле төбәкләреннән 800гә якын кеше килде. Президент институтын саклап калу мәсьәләсе җыен кунакларының барысын да борчыймы?

– Әйе, борчымаса, андый тәкъдим кертелмәс иде. Аны делегатлар бертавыштан диярлек хуплады. Шәхси сөйләшүләрдә дә яшьләр миңа борчылуын белдерде. Алар Татарстан үзенең суверенлык билгеләрен югалтмасын дип борчыла. Президент атамасы да ул билгеләрнең берсе.