“Азатлык” татар яшьләре берлегенең Чаллы оешмасы мөрәҗәгате

Бөтендөнья татар яшьләре җыенына мөрәҗәгать

Хөрмәтле делегатлар! Татар яшьләре!

Татар халкы 460 ел буе дәүләтсезлек шартларында яшәп, шул дәвердә йөзләрчә тапкыр кыйналып һәм төрле михнәт-авырлыклар күреп, бүгенге көнгә кадәр сакланып калды. Әмма без моның хакын һәм кадерен беләбезме?

Соңгы берничә дистә елда уздырылган халык санын алу нәтиҗәләреннән күренгәнчә, татар унлаган, түгел, йөзләгән мең кешегә кимеп бара. Әлеге кимүнең сәбәпләре төрле: эчкечелек, медицина авырулары, катнаш никахлар, ассимиляция һ.б. Шуның белән бергә йөзләгән мең, бәлки миллионлаган милләттәшебез ана телебезне белми. Ләкин иң әһәмиятлесе – халкыбыз мәдәни үзенчәлегебезгә битараф һәм милләт буларак яшәүдән баш тартып бара.

Шуңа күрә безнең максатыбыз - халкыбызны дөнья милләтләре харитасында милләт буларак саклап калу һәм милләтләр арасында алгы сафка чыгару.

  • Без дөньяның төрле почмакларында сибелеп яшәү шартларында татар булып яшәү формаларын эзләп табарга тиеш;
  • Без кайсы гына дәүләттә, республикада, өлкәдә яшәсәк тә, беренче чиратта ана телебезне һәм беррәттән җирле дәүләт һәм төп халыкның телен бик яхшы белергә тиеш: Үзбәкстанда – үзбәк телен, Кыргызстанда – кыргыз телен, Төрекмәнстанда – төрекмән телен һ.б. Шул ук вакытта яшәгән дәүләтләрнең сәяси тормышында актив катнашырга һәм, дәүләтнең элитасы, югары катламы дәрәҗәсендә эш итүгә ирешергә тиеш;
  • Республикабыздан читтә яшәүче милләттәшләребез Татарстан белән арадашчы булып, Ана Ватаныбызның мөстәкыйльлеге, бөеклеге өчен хезмәт итәргә тиеш (мисал өчен, гөрҗиләр, әрмәннәр, азәрбайҗаннар, төрекләр, көрдләр, уйгырлар һ.б. шулай эшли);
  • Үзебезнең төрки цивилизациянең аерылгысыз бер өлеше икәнебезне онытмыйча, моны һәрдаим халкыбызның исенә төшереп торырга тиеш;
  • Яңа төрки дәүләтләрдә яшәүче татарлар дәүләт төзелешендә үзләреннән зур өлеш кертергә тиеш;
  • Безнең белемнәребез, безнең тел байлыкларыбыз, безнең элемтә-бәйләнешебез Татарстанга киләчәктә дөнья илләрендә үзенең илчелекләрен булдырырга ярдәм итәчәк;
  • Шуның өчен дөньяви, гуманитар, дәүләт һәм халыкара мөнәсәбәтләр юнәлешләрендә белем алыйк;
  • Ана телебезне өйрәнүнең иң яхшы ысулларын табыйк. Ана телебезне илаһи нигъмәт итеп кабул иткәндә генә туган һәр татар баласының теле татарча ачылачак. Шуны анык аңлыйк: татарлык формуласының иң беренче компоненты – Ана теле. Татар телен камил белгән кешедә генә татарча фикер йөртү рәвеше барлыкка килә. Ә татарча фикер йөртү – ул тарихи үзаңга ия булу дигән сүз. Үзенең милли тарихын белгән халык кына милләт дип атала ала;
  • Татар яшәгән һәр җирдә милли мәхәллә, аның янында балалар бакчасы һәм шунда ук милли нигездә мәктәп ачуга ирешергә кирәк. Дәүләткә салым түләүче һәм җирле кануннар буенча яшәүче буларак без милли мәдәният һәм милли мәгариф хокукларына ия;
  • Урыннарда татар мәхәлләсен даими эшләтү өчен милли салым җыю системасын эшләтеп җибәрелергә тиеш;
  • Милли салым системасы белән беррәттән татар мәхәлләсендә химая (спонсорлык) итү дә булдырылырга тиеш.

“Азатлык” татар яшьләре берлегенең Чаллы оешмасы.