Казанда «Әл-Ихлас» мәчетенә Корбан бәйрәмен уздырырга рөхсәт бирмәгәннәр

Казан башкарма комитеты «Әл-Ихлас» мәчете мәхәлләсенә Җиңү паркында Корбан гаетенә багышланган бәйрәм чарасын уздырырга рөхсәт бирмәгән.

Мәчет имам-хатыйбы Марс Әхмәтовка шәһәр идарәсеннән килгән хатта "чараның програмына вәгазь дә кергәнгә күрә, ул бәйрәм чарасы буларак кына исәпләнми" диелә. Казан хакимияте фикеренчә, мондый бәйрәм уздыру федерал канунга туры килми.