Төмән өлкәсе татарлары конгрессы “Бездә ятим бала юк” проектын тормышка ашыруга ныклап кереште. Ятим татар балалары өчен махсус балалар йорты ачарга телиләр. Күпләр бала гаиләдә тәрбияләнергә тиеш ди.
Ятим балаларга булышу чаралары Төмән өлкәсе татарлары конгрессы оештырылганның беренче көненнән үк башланып китте. Алар Борки балалар йортын ярдәмгә алды. Төрле бәйрәмнәрдә барып, бүләкләр таратып, мәдәни чаралар оештырып кайталар. Бу эштә Конгресс кысасында эшләп килгән яшьләр берлеге дә зур ярдәм күрсәтә.
Быел конгресс “Бездә ятим бала юк” проектын булдырып, аерым хисап та ачты. Анда 400 мең сумга якын акча җыелган. Бу акчаны төмәннәр, эшмәкәрләр татар балаларына ярдәм итү өчен бирә. Татар концертларын оештыручы мәдәният белгече Фәрит Хәкимов һәр тамашада ятимнәр өчен сәдака җыюны гадәткә кертте. Сәдака салыр өчен кечкенә тартманы тамашачылар сәхнә янына барысы бергә килеп тулмасын өчен, рәт саен җибәрәләр. Анда җыелган акчаның күпме булуы аннары конгресс сайтында хәбәр ителә.
"Сайтта халык проектның багучылар шурасына әгъзалар сайлады. Хисапка җыелган акча ятимнәрнең сәламәтлеген ныгытуга, аларның белемнәрен үстерүгә, иң самими теләкләрен тормышка ашыруга тотылачак дип ышанам мин. Ярдәмне тик татар балаларына гына күрсәтергә кирәк дип уйлыйм. Концертларга килүчеләр дә шул фикердә.
Тиздән Яңа ел бәйрәме җитә. Ул һәр бала өчен серле бәйрәм. Һәр сабый күпмедер булса да тылсымга ышана. Без дә балалардан теләкләрен язып җибәрүләрен сорасак яхшы булыр дим. Бәлки, кемдер мәктәптә әни-әтисе дә булган баланың матур, кроссовкасын күреп, үзендә дә аны булдыру турында хыялланып йөридер. Бәлки кемгәдер операция кирәктер. Кемдер затлы телефон, яисә ноутбук турында уйлыйдыр. Менә шул теләкләрне тормышка ашырсак, ятим сабый йөзендә нур чагылыр иде.
Конгрессның бер матур хыялы бар – берәр татар авылында татар балаларын гына туплап, балалар йорты ачу. Анда аларны татар теленә өйрәтеп, татар җырларын җырлатып, биетеп, гореф-гадәтләребез мохитендә үстерәсе иде. Бу турыда конгрессның башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Насыйров белән еш сөйләшәбез. Әлегә бәйрәмнәрне бергәләшеп үткәрү, теләкләрен үтәү – безнең алда торган планнар. Бу бәйрәмнәргә татар эшмәкәрләрен чакырачакбыз. Һәркайсы берәр баланы күзәтеп, ярдәм күрсәтеп торса – нинди шәп булыр иде. Халкыбыз ярдәме белән бу эшне уңышлы башкарып чыгып булыр шикелле. Без бит садака биреп өйрәнгән милләт", диде Хәким.
Хәзер багучылар шурасы өлкәдәге ятим татар балаларының исәбен булдыра. Конгресс гел барып йөри торган Борки балалар йортындагы 33 тәрбияләнүченең җидесе татар.
“Әти-әнисез яшәүнең нинди авыр икәнен без аңлап та бетермибез. Ана назы, ата мәхәббәтен татымый үскән сабыйларның күзләрендә чиксез моң күрәсең", диде балалар йортында Конгресс әгъзалары белән үткән чираттагы чарада катнашкан иҗтимагый хәрәкәт активисты Рөстәм Галимов.
"Бездә борын-борыннан мохтаҗларга булышырга тырышканнар. Аларның исемнәре әле дә макталып, хөрмәт белән искә алына. Мәсәлән, мәчет, мәдрәсә булдырган, ярлыларга ярдәм кулын сузган Нигъмәтулла Кармышаков турында халык горурланып сөйли. Хәзер бер-берсен уздырып акча җыю турында гына уйлыйлар”, ди Галимов.
Ислам дине ятимнәр йорты булдыру ягында түгел. "Ул мөселманнарга хас сыйфат түгел, дип сөйләде кызы бала тапканда үлгәннән соң әнисез калган оныгын караучы Рәйсә апа Алиева. – Ярый, әби-бабасы исән, сәламәтлегебез дә Аллага шөкер. Ә сабыйлар йортындагы балаларның күзләренә карарлык түгел бит. Алар бу дөньяга битараф, күпме генә хөкүмәт кайгыртса да, наз барыбер җитми. Концертка килгән саен сәдака калдырмый китмим. Рәхмәт бу эшне оештыручыларга”, диде ул. Төмәндә мондый фикерле кешеләр аз түгел.