Ижауда милли телләрне өйрәтүче мәктәп 50 еллыгын билгели

Татар теле дәресендә

Ижау шәһәренең 65нче санлы мәктәбендә хәзер 12 милләт баласы укый. Шәһәрдә беренчеләрдән булып удмурт телен укыта башладылар, җиде ел элек биредәге татар сыйныфына да балалар җыелды.
Ижау шәһәренең 65нче мәктәбе яңа уку елын зур тантанадан башлады. Мәктәпнең ачылуына быел 50 ел тулды. Бу елларда мәктәпне йөзләгән малай-кызлар тәмамлап, олы тормыш юлына басты. Уку йорты да бер урында таптанмый. Биредә белем һәм тәрбия бирүдә, укучыларны фән белән кызыксындыруда, физик яктан сәламәтләндерүдә үзгәрешләр кертелеп тора. Соңгы елларда мәктәптә туган якны өйрәнү һәм милли телләрне үзләштерүгә дә игътибар артты.

65нче мәктәп Ижау шәһәренең яшәү өчен шартлары бик үк җайлы булмаган микрорайонында урнашкан. Халык арасында әлеге районны сазлык дип атыйлар. Биредә чишмәләр саны күп, су җирнең өске катламында булуы сәбәпле, йортлар төзү, агачлар үстерүдә кыенлыклар туа. “Әмма мәктәп укучылары үзләрен башкача исәпли. Алар микрорайон аша узган тимер юлны күздә тотып, үзләренчә, чик артында яшибез диләр”, дип билгеләп үтте мәктәп директоры Павел Фефилов.

Фәвилә Ямалиева

Укучылар үзләрен “чик артында” яшәүчеләр дип исәпләсәләр дә, барлык эшләрен кануннарга нигезләнеп алып баралар. Мәктәп ачылудан башлап, алар уку йорты тирәсен матурлауга, яшелләндерүгә зур игътибар бирәләр. 50 ел элек утырткан агачлар инде урман булып үскән. Беренче еллардан ук мәктәптә балаларга гомуми белем бирү белән генә чикләнмиләр.

Эш алымнарына өйрәтүне дә коллектив үзенең бурычы итеп саный. Кызларны технология дәресләрендә тегү-чигү, аш-су әзерләү, малайларны техника белән эш итү алымнарына өйрәтәләр. Җәй айларында стройотрядларга тупланып, төзелеш эшләренә дә тарталар. Үткән гасырның җитмешенче елларында 65нче мәктәпнең төзүчеләр отряды республикада беренче урынга лаек була.

Әлеге мәктәпне дистәләгән укучы алтын һәм көмеш медальгә тәмамлаган. “Исемлекнең башында татар милләтеннән укучылар тора. Бүгенге укучыларымның әти-әниләре дә шушы мәктәпне тәмамлаган. Алар арасында мәктәптә алтын медаль белән беренче тәмамлаучы Рифат Исламов, беренче көмеш медальне дә Булат Фәрраховка тапшырганнар”, диде башлангыч сыйныф һәм татар теле укытучысы Фәвилә Ямалиева.

Гомумән, мәктәптә көчле, дус, яңа эш алымнарын табып, аларны уку һәм тәрбия бирүдә кулланучы педагоглар туплана. Татар теле һәм башлангыч сыйныф укытучысы булып биредә милләттәшебез Фәвилә Ямалиева күптән түгел эшли башлады. Ул мәктәптә укытучыларның бер-берсенә бик яхшы, дустанә мөнәсәбәттә булуларын билгеләп үтте. Татар милләтеннән дә берничә укытучы эшли икән. “Алар һәрвакыт ярдәм итеп торалар”, диде Фәвилә ханым.

Фәвилә Ямалиева мәктәпнең милли музеенда дәрес бирә



70нче елларда 65нче мәктәп каршында Владимир Азинга бюст куялар. Бу вакыйга мәктәп хезмәткәрләренә туган якны өйрәнүгә юл ача. Шул ук елларда мәктәптә музей бүлмәсе дә оештырыла.

Галина Волкова

Үзгәртеп кору башлангач, 1992 елда Ижауда беренчеләрдән булып 65нче мәктәп укучылары расписаниесендә удмурт теле дәресләре пәйда була. Шулай ук музей бүлмәсе дә киңәйтелә. “Ул инде хәзер “Анай дор” дип аталган милли музей. Бүген мәктәптә 12 милләт вәкиле белем ала. Музейда дәресләр уздыру, төрле чаралар үткәрү гадәти күренеш. Балалар республикада гомер итүче төрле милләт вәкилләре, аларның гореф-гадәтләре, киемнәре, көнкүреш куллану әйберләре белән таныша”, диде мәктәп директорының фәнни һәм методик эшләр буенча ярдәмчесе Галина Волкова.

Мәктәптә 2005 елда беренче татар сыйныфына балалар туплана. Бу - музейда төрки халыклар бүлеген ачарга этәргеч бирә. “Дәресләрне алып барырга укытучыга ярдәмчеләр дә табыла”, диде Галина Волкова.

Солтан Дәүләтшин (с) һәм Руслан Исламов

Музей бүлмәсенә дә, татар теле дәресләренә дә укучылар бик теләп йөри. Биредә дәресләр традицион булмаган алымнар кулланып уздырыла. Балаларның дөньяга карашы үзгәрә, бер-берсенә карата түземле булу, башка халыкларга ихтирам хисе тәрбияләнә. 5 “б” сыйныф укучыcы Солтан Дәүләтшинның туганнары да биредә укыган, туган энесе белән алар татар сыйныфында укыйлар. Ә Руслан Исламовның әнисе биредә укыган. Абыйсы Рифат мәктәпне көмеш медальга тәмамлаган.

Бүген татар телен балалар беренче-җиденче сыйныфларда өйрәнә. Алинә Әгъзәмова ана теле дәресләренә яратып йөрүен, татар халкы тарихы, гореф-гадәтләре хакында күп мәгълүмат алуларын әйтте.

Эльмира Низамбиева (у) башлангыч сыйныф укучылары белән

Татар телен өйрәнүчеләр саны җиде дистәгә якын. Бу сыйныфлар мәктәптә ныклы белемнәре белән дан тота. Туксанынчы елларда әлеге мәктәптә татар балалары туган телендә белем ала алмаган. Әмма гаиләдә ана телендә аралашу нәтиҗәсендә алар туган телендә иркен сөйләшә. Эльмира Низамбиева бирегә 1999 елда укырга кергән. Татар сыйныфы әле ул елларда булмаган. Әмма туган якны өйрәнү дәресләрендә, фәнни эзләнүләрдә Эльмира татар халкы турында язмалар әзерләгән. 2009 елда әлеге мәктәпне тәмамлап, педагогика көллиятендә белем алып, бирегә эшкә килә. Хәзер директорның дәрестән тыш эшләрне оештыручы вазифасын башкара. Татар сыйныфлары белән бик тыгыз элемтәдә эшли. Эльмира татар сыйныфларына балалар тупларга ярдәм итә.

Галина Волкова (у) һәм Эльмира Низамбиева

Үзе укыган еллар белән бүгенге чорны чагыштырганда, аермалар күбрәк техник яктан сизелерлек дигән фикердә Эльмира Низамбиева. Шулай ук ул мәктәпкә бик әзерлекле балалар килүен дә билгеләп үтте. Милли сыйныфларны туплауда да бер дә киеренкелек тумый икән. Бу сыйныфларда белемгә омтылган балалар укый. Аларга мәктәптә караш бик яхшы. Мәктәптә милли сыйныф укучылары ике чит телне дә үзләштерә икән әле. Шулай итеп алар дүрт – рус, татар яисә удмурт һәм инглиз, алман телләрен дә өйрәнә.

Милли сыйныфларда башка милләт балалары да бик теләп һәм тырышып татар телен өйрәнә икән.

Мәктәптә татар милләтеннән башка фәннәр укытучылары да дәресләрдә туган телендә аралашуга, кайбер кагыйдәләрне аңлатуда актив рәвештә татар телен куллана. Математика укытучысы Нәфисә Шәрипова биредә инде ике дистә ел эшли. “Балалар шук инде. Кайберләрен ачуланырга туры килсә, татар телендә ачуланам. Алар үзләре дә безне русча түгел, татарча ачуланыгыз, башкалар аңламый калсын”, дип уртаклашты Нәфисә Шәрипова.

Милли музейда дәрестә


Әлеге мәктәпнең тагын бер үзенчәлеге - 70нче елларда мәктәптә машина йөртүчеләрне әзерләү курсларын оештыруга ирешәләр. Мәктәптә 1973 елда ук җиңел һәм йөк машиналарын йөртү таныклыгын алуга ирешәләр. Үзгәртеп кору чорында әлеге курслар ябыла. “Хәзер мәктәп бу шөгелен кабат кайтаруга иреште”, диде мәктәп директоры Павел Фефилов.

65нче мәктәп юл киселешендә булуы сәбәпле, балаларга юл кагыйдәләрен өйрәтү дә яхшы дәрәҗәдә куелган. Мәктәп укучыларыннан төзелгән яшь инспекторлар отряды Ижау шәһәренең Первомай районында иң яхшылардан санала. Мәктәптә физкультура дәресләре дә оешкан төстә уза. Балаларның сәламәтлеген ныгыту эш планында аерым каралган. Спортчылар район, шәһәр күләмендә уздырылган ярышларда җиңүчеләр исемлегендә атала. Волейбол, футбол, баскетболчылар аеруча зур уңышка ия.

Елдан-ел мәктәп бинасы да үзгәрешләр кичерә. Бина 50 еллыгы алдыннан төзекләндерелгән. Заманча эшләнгән тәрәзәләр, ишекләр мәктәпне яшәрткән дияргә мөмкин. Коридорлар да якты төсләргә буялып, киңәеп киткәндәй. Иң мөһиме - мәктәп елдан-ел яңа техник җиһазлар белән тулыландырыла. Компьютер сыйныфлары, интерактив такталар дәресләрне кызыклы һәм мавыктыргыч итеп алып барырга ярдәм итә.