Татар яшьләре Казанда Корбан ашында очрашты

Your browser doesn’t support HTML5

27 октябрьдә Бөтендөнья татар яшьләре форумы Казан милли мәдәният үзәгендә Корбан ашы уздырды.
Корбан ашына 400дән артык татар яше катнашты. Татарстанда беренче тапкыр мондый күп санда татар яшьләре катнашкан мәҗлес Коръән аятьләрен уку белән башланды. Чара төрле чыгышлар, Ислам диненә кагылышлы викторина, татарча җырлар белән бергә үрелеп барды.

Корбан ашын оештыручылар сүзләренә караганда, мондый мәҗлес татар яшьләрен берләштерү, татар халкының дини гореф-гадәтләрен яшьләр арасында тарату һәм хәйрия максатыннан уздырылды.

Казанда татар яшьләре Корбан ашы үткәрде