АКШта сайлаучы вәкилләр коллегиясе ничек эшли?

Your browser doesn’t support HTML5

АКШта президентның кем булуы сайлаучы вәкилләр коллегиясендә хәл ителә. Коллегиягә 538 вәкил керә. Президент булу өчен намзәт коллегиядәге тавыш бирүдә кимендә 270 тавыш җыярга тиеш. Соңгы мәгълуматларга караганда, Барак Обамага 270 тавыш җыю өчен икеләнүче ике штатта гына җиңү дә җитә, Оһайо белән Флоридада. Ә Митт Ромнига кимендә дүрт штатта, Висконсин, Оһайо, Вирджиния һәм Флоридада җиңү кирәк.