13 ноябрьдә Бөтендөнья татар Конгрессының Казан бүлеге җыены үтте. Анда бүлекнең эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды һәм Конгрессның V Корылтаена делегатлар сайланды.
Җыелыш “Казан” милли-мәдәни үзәгендә җыелган 165 делегат алдында Конгрессның Казан бүлеге башлыгы Фәрит Мифтаховның чыгышы белән башланды. Ул бүлек башкарган эшләргә хисап тотты. “Оешмабыздагы һәркем туган телебезне, динебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калу өчен кулыннан килгәнчә бар нәрсәне эшләргә тырыша”, дип белдерде ул.
Чыгышын кыска тотарга тырышкан Конгресс рәисенең беренче урынбасары Ринат Вәлиуллин 6-9 декабрь көннәрендә булачак V корылтайга гомум әзерлек турында сөйләде һәм берүк вакытта залдан яңгыраган сорауларга җавап бирергә тырышты.
Әйтик, Конгресc бинасында Казан шурасына бирелгән бүлмәнең кайда булуы турындагы сорауга ул, бу хакта минем мәгълүматым юк, дип җаваплады. Ә Казан шурасына Конгресс матди ярдәм күрсәтәме дигән сорауга Ринат Вәлиуллин 326 оешманың берсенә дә Конгрессның матди ярдәм күрсәтмәве турында әйтте.
Сораулар дигәннән, җыелышны алып барган Казан башкарма комитетының Телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән бәйләнешләр бүлеге башлыгы Ирек Арсланов белән шагыйрә Нәҗибә Сафина арасында җыелыш башында кызу гына бәхәс тә булып алды. Шагыйрә сорауларны җыелыш барышында яңгыратырга кирәк дисә, шәһәр түрәсе моны җыелыш ахырына калдырырга тәкъдим итте. Арслановның үз сүзендә каты торуы нәтиҗәсендә Сафина җыелышны ташлап залдан чыгып китте. Шулай итеп, сорауларның күпчелеге җыелыш ахырына калды, ягъни Конгресс корылтаена делегатлар сайлангач кына бирелде.
Ирек Арсланов залда җыелганнарга Корылтайга җибәрү өчен 10 намзәт тәкъдим итте һәм алар бертавыштан сайланды. Конгрессның Казан бүлегеннән корылтайга Фәрит Мифтахов, Фәрит Әхмәдиев, Марат Лотфуллин, Фәрит Кәлимуллин, Мансур хәзрәт, Харис Салихов, Николай Владимиров, Ирек Шәрипов, Рәмзия Галәметдинова һәм Ирек Арсланов барачак.
Залдан шунда ук ни өчен Казаннан 10 делегат кына җибәрелә дигән сорау яңгырады. Моңа Конгресс рәисе урынбасары Ринат Вәлиуллин җавап бирде. Аның сүзләренчә, корылтайда Казанны 10 түгел, ә барлыгы 83 делегат вәкиллек итәчәк. 10 делегат ул Казан бүлегеннән сайланган делегатлар гына. Моннан тыш, 44 чит илдән 230 кеше, Русиянең 64 төбәгеннән 415, Татарстаннан барлыгы 135, керәшен оешмасыннан 10, яшьләр оешмасыннан 10 делегат катнашачак.
Шуны да әйтергә кирәк, һәм бу фикер залдан да яңгырады, мондый җыелышларда элегрәк Казан башлыгы, аның урынбасарлары, башкаланың район башлыклары катнаша торган булса, монысында Казан башкарма комитетының бүлек җитәкчесе генә вәкиллек итте. Күрәсең, моны үз чыгышында Фәрит Мифтахов та әйтте, бу хәл татар мохитын яклауга шәһәр ягыннан игътибар җитмәүнең бер күрсәткече булды.