Еврозона финанс министрлары чәршәмбегә каршы төндә Грециягә финанс ярдәм бирү турындагы карар кабул итүне катаб кичектерде. Бу хакта Брюссельдә узган утырыштан соң Евротөркем башлыгы, Люксембург премьер-министры Жан Клод Юнкер чыгарган белдерүдә әйтелә. Грециягә финанс ярдәм бирү мәсьәләсен төркем кабат 26 ноябрьдә караячак.