Актаныш мәктәбенең йөз еллыгына багышланган тантанада катнашучылар чынбарлыкта мәктәпнең тарихы гасырдан да озынрак дип саный. Чарада катнашкан Татарстан мәгариф һәм фән министры татар телен рәнҗетергә ирек бирмәячәкләре турында белдерде.
Актанышның хәзерге урта мәктәбен тәмамлаучылар, бүгенге укучылар, укытучылар 17 ноябрьдә мәктәпнең йөз еллык бәйрәмендә катнаштылар, бүләкләр бирештеләр. Биредә Татарстаннан гына түгел, шушы мәктәпне бетергәннән соң Русиянең төрле төбәкләрендә яшәүче якташлар да кунак булып кайткан. Бәйрәм рухы, тантанасы хакындагы тәэсирләрен уртаклашуны сорап, без язучы, шагыйрь һәм журналист Мирһади Разовка мөрәҗәгать иттек.
“Актаныштагы бу олуг бәйрәмдә мин дә катнаштым. Шунда ук мәктәп тарихы белән дә кызыксындым. Күптән түгел генә Актанышның 300 еллыгын билгеләп уздылар. Шул яктан караганда, монда мәдрәсә, мәктәпләр кимендә 200 ел элек булгандыр.
Беренче мәктәп рәсми теркәлеп, эшли башлауга 100 ел тулган. Бу мәктәп, мәдрәсәне Миҗан атлы бай ача, анда крестьян балаларын укыта башлыйлар. Белем бирү Иске Актаныш мәчетендә бара. Танылган җырчыбыз Әлфия Афзалова да шушы мәчет бинасында укыган. Еллар узгач Актанышта, тау башында ике катлы агач мәктәп салалар. Монда татар, урыс сыйныфлары ачыла. Тантанага килгән бик күп кеше шушы иске мәктәпне дә искә алды.
Актанышка Русия дәүләт думасы депутаты, генерал-майор Марсель Галимәрдәнов та кайткан иде. Ул дәүләт думасының һәм үзенең котлауларын җиткерде, мәктәпкә бүләк итеп сканер, принтер, факс тапшырды. Марсель әфәнде думада мәгарифкә кагылышлы яңа канун өлгесе каралуы, Путинның мәктәпләрдә укытуның бушлай булырга тиешлеге хакында әйткән сүзләрен дә ирештерде. Биредә Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның “авылларда кимендә башлангыч мәктәп булырга тиеш” дигән фикере дә искә алынды.
Шулай итеп, мәгарифтә уңай үзгәрешләргә өмет туа. Бәйрәмдә Актаныш районының элекке хакимият башлыгы, хәзер Татарстанның мәгариф һәм фән министры, сабакташым Энгел Фәттахов та катнашты. Ул да туган телне саклап калуда зур көч куячакларын, татар телен рәнҗетергә ирек бирмәячәкләрен әйтте.
Тантанада халык белән дә аралаштым. Алар бүгенге татар мәгарифе торышы, аңа карата Русия алып барган сәясәткә борчыла, милли республикаларны бетерү турындагы сүзләргә битараф түгелләр. Без телебезне, республиканы саклап калырга тиеш дигән фикерләрне күп ишеттем.
Бәйрәмдәге чыгышлар Актаныш мәктәбе укучыларының җырлары, биюләре белән үрелеп барды. Чал тарихлы мәктәпнең киләчәге бар, ул якты һәм зур булыр дигән өмет туды”, диде Мирһади Разов.
Бәйрәм уңаеннан бик мәртәбәле китап та нәшер ителгән.