Казанда Русия мәгариф канунын үзгәртүгә каршы пикет узды

Бүген Казан федераль университетының төп бинасы янында Русия мәгариф канунын үзгәртүгә каршы пикет узды.

20-ләп кеше катнашындагы пикетны оештырган коммунистлар мәгариф канунын үзгәртү мәктәпләрнең, университетларның, шулай ук укытучы, укучы һәм студентларның хәлен тагын да начарайтачак дип белдерә.

Моңа охшаш протест чаралары бүген Русиянең башка шәһәрләрендә дә узды.

11 декабрьдә Думада икенче укылышта каралачак үзгәрешләр кайбер фәннәрне бушлай, кайберләрен түләүле итүне күздә тота. Пикетта катнашучылар әйтүенчә, бу үзгәрешләр илдә белемсез кешеләрнең артуына китерәчәк.