Корылтай ачылган минутларда Казанда татар телен яклап чыгарга теләгән Наил Нәбиуллин, Зиннур Әһлиуллин, Илдар Мостафаев тоткарланды.
7 декабрь иртәсендә Казанда Дөнья татар конгрессының V корылтае ачылыр алдыннан әлеге чара узачак опера театры янына ялгыз пикет уздырырга килгән “Азатлык” татар яшьләре берлеге әгъзаларын полиция тоткарлады.
Тоткарланучыларның берсе, берлек рәисе Наил Нәбиуллин әйтүенчә, алар конгресс вәкилләре җыелган вакытта бу чарада татар мәнфәгатьләрен кыюрак якларга чакырып ялгыз пикет уздырырга теләгән. Әмма алып килгән плакатны ачарга да өлгермәгәннәр, полиция машинасы килеп туктаган һәм өч кешене, шул исәптән Нәбиуллин янында булган Чаллыда яшәүче татар активисты Зиннур Әһлиуллинны һәм шимбә үтәчәк пикетка чакырулар таратырга теләгән Илдар Мостафаевны документлар тикшерү сылтавы белән алып киткәннәр.
Нәбиуллинның плакатында татар мәктәпләренең, балалар бакчаларының ябылуына, милли университет ачылмауга, татар телле федераль канал булмауга, һәм конгрессның бу проблемнарны тиешенчә күтәрмәвенә протест сүзләре язылган булган.