2012 – фотоларда

Сербия башкаласы Белградта яңа төзелгән Ада күпере, 2012 елның беренче көнен каршылар алдыннан.

Әфган сәнгатькәре һәм аның шәкертләре ясаган Коръән китабы 12 гыйнварда Кабулда тәкъдим ителде. Ул дөньядагы иң зур Коръән китабы санала.

13 гыйнварда Иранның атом галиме Мостафа Әхмәди Рошанны соңгы юлга озату. Рошанны Тәһран урамында мотоцикллы ике кеше машинасына магнитлы бомба ябыштырып шартлатып үтерде.

13 гыйнварда су төбендәге кыяга бәрелгәннән соң ян якка авышып өлешчә  су төбенә киткән "Costa Concordia" круиз корабы.

17 гыйнварда Алматыда Казакъстан оппозициясе җитәкчеләре хакимияттәге Нур-Отан фиркасенең сайлау алды өндәмәсен яндыра.

18 гыйнварда Минскида правослаулар Хачману бәйрәмендә бозлы суга чума.

20 гыйнгварда Pussy Riot панк төркеме Кызыл мәйдандагы Лобное Местода чираттагы протест җырын башкара.

23 гыйнварда Мөселман кардәшлеге төркеме Каһирәдә, Мисыр парламенты янында бәйрәм итә. Мисырдагы инкыйлабтан соң сайлауда Мөселман кардәшлеге җиңеп, яңа парламент үзенең беренче утырышын үткәрә.

23 гыйнварда Сүриянең Һомс шәһәрендә хакимият көчләренең сафтан чыгарылган танкы янында сүрияле бер малай.

24 гыйнварда Мәскәүнең Казан вокзалындагы зинданга ябылган рөхсәтсез үзбәк мигранты. Гадәти тикшерү барышында полиция вокзалда утызлап рөхсәтсез мигрантны тотты. Владимир Путин үзенең сайлау алды кампаниясендә мигрантлар сәясәтен кырыслатырга вәгъдә иткән иде.

25 гыйнварда Норвегиянең Тромсо шәһәре янында күк балкышы.

31 гыйнварда Косовода һава минус 18 дәрәҗәдә суыклыкка төшкәч башкала Приштина янындагы бер авыл кешесе утын ташый.

9 февральдә Багдадның шыгыйлар яшәген Sadr City өлешендә шыгый дин әһеле Моктада әс-Садр тарафдарлары Гыйрак әләмнәрен болгап АКШ хәрбиләренең китүен бәйрәм итә.

10 февральдә Мәскәүдә юл хәрәкәтен көйләүче утлар премьер-министр Владимир Путин сурәтен күрсәтә. Президент сайлау алдыннан мондый рәсемнәр шәһәрнең төрле урыннарында пәйда булды.

Русия президент сайлавында катнашкан икенче бер намзәт Михаил Прохоров 14 февральдә Финанс университеты студентлары башкаруында тамаша карый.

Киевта 15 февральдә Украина президенты Виктор Янукович Әфган сугышы корбаннары һәйкәленә чәчәк салганда Әфган сугышы ветераннары аңа карап тезелеп баскан. Бу чара вакытында ветераннар Януковичка ачыктан-ачык хөрмәтсезлек күрсәтте.

17 февральдә Ашгабадта Төрекмән президенты Гурбангули Бердымөхәммәдов (уртада) икенче мөддәт президентлыкка керешү тантанасында. 12 февральдә үткән сайлауда ул 97 процент тавыш җыйды.

22 февральдә Әфганстанның Җалалабад шәһәрендә үткән демонстрациядә катнашучылар АКШка каршы шигарьләр кычкыра. Әфганстанда АКШның төп хәрби ныгытмасында Коръән китабын яндырудан соң чыккан чуалышларда илнең төрле өлешләрендә кимендә 26 кеше яраланды.

26 феральдә Путинның тагын бер мөддәткә президент булып килүенә протест белдерүчеләр Мәскәүдә тере чылбыр булып тезелеп басты.

2 мартта Иранда үткән президент сайлау көнне Тәһранда бер хатын кыз тавыш бирү өчен теркәлүне көтә.

Русиядә 4 мартта үткән президент сайлауда җиңүе игълан ителгәннән соң Владимир Путин Манеж мәйданына җыелган тарафдарлары янына чыгып күз яшен күрсәтте.

17 мартта Мински метросы керешендә Владислав Ковалевны шәмнәр һәм чәчәкләр белән искә алалар. ул 2011 елда метродагы шартлау корбаннарының берсе иде. Беларус, Европа Берлегенең каршылыгына карамастан, бу шартлау өчен гаепләнгән ике кешене үлем белән җәзалады.

Әфганнар 20 мартта Нәүрүз бәйрәменә Кабулдагы Сахи төрбәсенә җыелган.

20 мартта Бишкәктә кыргызларның Нәүрүз бәйрәменә багышланган атлы уены.

Гыйракның төньягындагы Ирбилдә 20 мартта Көрдләр Нәүрүзне тауга утлар яндырып менеп бәйрәм итә.

Русиянең десант гаскәрләрендәге правослар дин әһелләре 20 мартта Мәскәү янында парашют белән сикерүгә әзерлек күнегүләре үтә, 20 март.

Азәрбәйҗан президенты Илһам Алиев, Казакъстан президенты Нурсолтан Назарбаев, АКШ президенты Барак Обама һәм Көньяк Корея президенты Ли Мен Бак 27 мартта Сеулда Атом иминлеге саммитында бергәләп фотога төшәр алдыннан кемнең кая басачагы турында сөйләшә.

2 апрельдә һава температурасы 2 дәрәҗәгә җылынгач Петербур үзәгендә кояшта кызынучылар.

4 апрельдә Бишкәктә мода атналыгында кыргыз дизайнерлары теккән киемнәр күрсәтелә.

6 апрельдә Сараевода балалар Босния сугышында Сараевоны яулау вакытында үтерелгән мөселман балалары истәлегенә вакытлыча урнаштырылган буш урындыкларга чәчәкләр һәм кабартылган шарлар куя. Босния сугышы башлануга 20 ел тулган көнне шәһәрдә корбаннар истәлегенә 11541 шундый буш урындык куелды.

2011 елның июлендә 77 кешене үтергән Андерс Брейвик 16 апрельдә мәхкәмә залына кергәч кулын уңчы экстремистларча күтәрә.

20 апрельдә Кабулда әтәч сугышында ял итүче әтәчкә бер кеше су сибә.

2 майда бер кеше Пакстанның Абботтабад шәһәрендә Усама бин Ладенның җимерелгән йортын фотога төшерә. Бин Ладен 2011 елның 2 маенда АКШ хәрбиләренең махсус чарасы нәтиҗәсендә үтерелде.

2 майда Кабулда әфган хәрбие бер интихарчы бомба шартлатып берничә кешене үтергән урынны тикшерә. Шартлау АКШ президенты Барак Обама кабулда Әфганстан белән 10 еллык стратегик хезмәттәшлек килешү имзалап киткәч берничә сәгать үтүгә үк булды

3 майда Афинда Грециянең консерватив Яңа демократик фиркасе җитәкчесе Антонис Самарас тарафдарлары аның сайлау алды чыгышына әләмнәр күтәреп килгән.

6 майда Франциядә үткән президент сайлауның икенче турында җиңеп чыккан Франсуа Олланд үз тарафдарларын сәламли.

7 майда Владимир Путин өченче мөддәт президентлыкка керешә.

10 майда Мәскәүдә протест чаралары дәвам иткәндә протест шәһәрчегендә оппозиция тарафдарлары үзләре тәртип сакларга җына. Оппозиция җитәкчеләренең берсе Илья Яшин Ксения Собчакка тәртип саклаучы тамгасын күрсәтә.

Әфганстандагы АКШ хәрбиләренә ягулык ташучы машиналар 15 майда Пакстанның Карачи шәһәре янында тупланган.

20 майда Киевта билгесез кешеләр Украина гэй форумы җитәкчесе Святослав Шереметны кыйный. Шереметка һөҗүм ул гэй парадның булмаячагы турында әйтү өчен журналистлар белән очрашканнан соң булды.

29 майда Киевның Үзәк тимер юл вокзалында Euro 2012нең рәсми тубын гәүдәләндерүче сын.

31 майда Белградта Сербиянең яңа президенты Томислав Николич (сулда) президент анты биргәннән соң аны элекке президент Борис Тадич тәбрикли.

Халыкара балалар көне алдыннан, 31 майда Кабулда бер малай танк көпшәсенә үрмәли.

2 июньдә Каһирәдә мәхкәмә Мисырның элекке президенты Хөсни Мөбәрәкне гомерлек төрмә җәзасына хөкем иткәннән соң Мөбәрәк тарафдарлары кайгырыша.

4 июньдә Лондонда британ патшабикәсе Элизабетның тәхеттә 60 ел утыруына багышланган концертта  Чарльз шаһзадә патшабикәнең кулын үбә.

4 июньдә Казакъстанның Актау шәһәрендә 2011 елның декабрендә Жаңаозен чуалышларында катнашучыларны хөкем итү.

5 июньдә Киевта украина парламенты каршында оппозиция тарафдарлары полиция көчләре белән бәрелешә. Оппозиция төбәкләрдә урыс теленең кулланылуын арттыручы канунга ризасызлык белдерә.

6 июньдә Русиянең Иваново өлкәсеннән Венера күренеше. Бу астрономик күренеш тагын 105 елдан соң гына кабатланачак.

8 июньдә Варшауда Euro 2012 футбол беренчелеге ачылышы.

18 июньдә Каһирәнең Таһрир мәйданында Мисыр президент сайлавында җиңеп чыккан Мөхәммәт Мурси яклы хатын-кызлар аның сурәте төшерелгән кагәзьләр тарата.

8 июльдә Дагыстан башкаласы Махачкала үзәгендә хатын-кызлар гына ял итә торган пляжда яш мөселман хатын-кызлары ял итә.

11 июльдә Rolling Stones әгъзалары Мик Джаггер, Кит Ричардс, Рон Вуд һәм Чарли Уотс Лондонның The Marquee клубы алдында күмәк фотога төшә. Бу чара төркемнең 1962 елның 12 июлендә иң беренче җырын башкаруына 50 ел тулуга багышлана.

11 июльдә Кабулда хатын-кызлар күптән түгел бер яшь хатынның зинада гаепләнеп җәмәгатьчелек алдында үтерелүенә протест белдерә.

12 июльдә Союз ТМА-05М галәм корабы очышка әзерләү өчен Казакъстанның Байконур космодромына алып барыла.

12 июльдә Македониядә өч кыз Оһрид күлендә коена. Һаваның кызулыгы 40 дәрәҗәдән югарырак күтәрелгәч, күпләр елга-күлләр тирәсенә сыенды.

7 августта Көньяк Африка Республикасы тышкы эшләр министры Мэйти Нкоана-Машабане Преториада АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтонны кабул итүгә багышланган кичәдә Клинтон белән бергәләп Африка халыклары көенә бии.

9 августта Петербурдагы концерты барышында Мадонна Русия хакимиятләренең гэйлар һәм леcбиларны эзәрлекләвенә ризасызлык белдерә.

17 августта Украинаның элекке эчке эшләр министры Юрий Луценко эшендә ваемсызлыкта гаепләнеп ике елга иректәм мәхрүм ителгәннән соң мәхкәмәдән полиция машинасы белән алып кителә.

22 августта Сербиянең Дудово авылы янында кыргый табигать яна. Корылык һәм эсселек сәбәпле бу җәйдә Балканда күп кенә урманнар янды, авыл хуҗалыгына зур зыян килде.

30 августа Сүриянең Алеппо шәһәре янында оппозиция сугышчылары хөкүмәт көчләренең минааткыч һөҗүменнән кача.

31 августта Лондонда Олимпия стадионында үтүче Паралимпия ярышларында хатын-кызлар 5000 метрга узыша. Олимпия уты аша күренеш.

1 сентябрьдә Чечнянең Дишны-Ведено авылында балалар мәктәпкә бара.

15 сентябрьдә Накоула Басселей Накоула (уртада) Лос-Анжелестагы йортыннан полициягә алып кителә. Мөселман дөньясында зур ризасызлык уяткан "Мөселманнарның сафлыгы" исемле фильм артында Накоула тора дип исәпләнелә. Әммә полиция аны бу кино өчен түгел, ә банк эшләрендә канун бозган өчен кулга алды.

20 сентябрьдә Иран хатын-кызлары Тәһрандагы Франция илчелеге янында бер француз басмасының Мөхәммәт пәйгамбәрне шәрә итеп сүрәтләвенә ризасызлык белдерә.

25 сентябрьдә Ставрополь краенда килешү нигезендә гаскәргә эшкә урнашырга теләүчене җирдән этәреләү күнегүе белән тикшерәләр.

Берлинда Германиянең берләшүенә 22 ел тулуга багышланган күргәзмәдә Советлар Берлеге һәм ГДР җитәкчеләре Леонид Брежнев белән Эрик Һонекерны сүрәтләүче рәсем янында кытайлы хатын-кызлар фотога төшә.

9 октябрьдә Тифлистә Грузия президенты Михаил Саакашвили (сулда) сайлауда җиңеп чыккан һәм премьер-министр вазифасына килүче Бидзина Иванишвили (уңда) белән күрешә.

Австрияле Феликс Баумгартнер җир өслегеннән 39 чакрым биеклектән җиргә сикереп тавыш тизлегеннән зуррак тизлек белән очты һәм парашют белән Нью-Мексика чүленә исән-имин төште. Очканда аның тизлеге сәгатенә 1135 чакрымга җитте.

14 октябрьдә Монголия башкаласы Улан-Батордан Ленинның соңгы һәйкәле алынды.

22 октябрьдә Әфганстанның Һерат шәһәрендә хөкүмәт көчләренә кушылган элекке талибан сугышчылары үзләренең коралларын күрсәтә.

22 октябрьдә Мәккәдә хаҗ кылучулар намазга әзерләнә

23 октябрьдә Көньяк Кореялы җырчы Psy (уңда) Нью-Йоркта БМО генераль-секретаре Пан Ги Мун белән фотога төшү мөмкинлеге чыккач аңа үзенең "Gangnam Style" клибындагы бию хәрәкәтләрен күрсәтә.

26 октябрьдә Пакстанның Лаһор шәһәрендә кешеләр корбанлыкка алган дөяләрне алып кайта.

28 октябрьдә Украинадагы парламент сайлавында Киевтан 110 чакрымдагы Русаки авылында тавышларны саныйлар.

30 октярбрьдә Нью-Йорк шәһәренең бер өлешендә Сэнди давылы җимергән йортлар хәрабәләре арасында исән калган бер сын.

31 октябрьдә Суданның Кызыл диңгез буендагы Судан портында бер суданлы Иран хәрби корабына төртеп күрсәтә. Суданга Ираннан ике зур хәрби корабның килүе -- бу илләр арасындагы тыгыз бәйләнешләрнең чагылышы.

6 ноябрьдә АКШтагы президент сайлауда җиңүдән соң АКШ президенты Барак Обама үзенең кызлары Малия (уңда), Саша һәм җәмәгате Мишель Обама белән.

11 ноябрьдә Венециядә су 149 сантиметр югарыга күтәрелде

12 ноябрьдә Сүрия очкычы Төркиянең чик буендагы Рас әл-Аин шәһәрен утка тотып күп кенә кешеләрне үтергәннән һәм яралаганнан соң төрек хәрбиләре чикләрне саклый

17 ноябрьдә Газзә шәһәрендә Израил ракета һөҗүменнән соң утлы төтен күтәрелә

1 декабрь, Дөнья СПИДка каршы көрәш көненә Һиндстанда комнан ясалган 30 метр озынлыктагы СПИДка каршы көрәш тамгасы

Камчатка ярымутравындагы Полский Тобачик янартавы, 3 декабрь.

10 декабрьдә Стокһольмда Нобель бүләге алучыларга бүләкләр тапшырыла