Пакстанда хөкүмәткә каршылык көчәя

Your browser doesn’t support HTML5

15 гыйнвар Исламабадта танылган суфи рухание Мөхәммәд Таһир Әл-Кадриның дистәләрчә мең тарафдары парламент бинасы алдына җыелып хөкүмәткә ризасызлык белдерде. Ил буйлап "Демократия йөреше"ннән кайткан Әл-Кадри халык алдында алдында чыгыш ясап хөкүмәтне "сәяси булдыксызлыкта" гаепләде һәм аның террорга каршы чараларын "күз буяу" дип атады. Хөкүмәтне берничә сәгать эчендә бәреп төшереп булуын әйтсә дә, рухани үз тарафдарларын ризасызлыкны тыныч юллар белән генә белдерергә өндәде.