КАМАЗлар Дакарда беренче өч урынны алды

КАМАЗ Чили юлларында

5 гыйнварда башланган Дакар ярышлары төгәлләнде. Йөк машиналары арасындагы узышта Чаллыдан “КАМАЗ-мастер” такымы вәкилләре беренче өч урынны яулады. 25 яшьлек Айрат Мәрдиев узышта икенче урынны алды, әтисе Илгизәр ундүртенче булып килде.
Унбиш көн дәвамында Дакар узышларында катнашучылар сигез мең чакрымнан артык юл уздылар. Перуда башланган ярыш алга таба Аргентина, Чили җирләрендә дәвам итте. Быелгы узышлар да үлем-китемнәр, җәрәхәтләр алу белән үрелеп барды. Бу фаҗигаләрдә Русия, Татарстан такымнары әгъзаларының исемнәре күренмәде. Шулай да КАМАЗ машиналарының вакытлыча сафтан чыгу очраклары булган. Болар хакында безгә әлеге узыштан КАМАЗ сәхифәсе өчен язмалар әзерләүче журналист Фәһим Җиһаншин бәян итте. Әңгәмә барышында Фәһим әфәнде соңгы ике этапның Чаллы такымы өчен хәлиткеч булуына басым ясады.

– Фәһим әфәнде, Дакар нәтиҗәләре билгеле. Соңгы берничә этапка бәя биреп китмәссезме?

Фәһим Җиһаншин

– “КАМАЗ-мастер”ның беренче өч урынны алуы соңгы ике этапта ачыкланачак иде. Чөнки өченче урында баручы Айрат Мәрдиевның “Татра”да дүртенче урында баручы Мартин Коломи экипажыннан өстенлеге бары тик ике минут ярым булды. Мәрдиев экипажы сынатмады, соңгы этап нәтиҗәләре буенча гомуми икенче урынны алды. Бу очракта шунысын да әйтик, икенче урында баручы Андрей Каргинов машинасының финишка җитәрәк сигез чакырым кала көпчәге тишелә. Көпчәк алыштырган очракта аларны “Ивеко”да Җерар де Ройга узып китү мөмкинлеге туа. Шуны булдырмас өчен, икенче урында баручы Каргинов тишек көпчәк белән юлын дәвам итә. Әлбәттә, такымдашы Айрат Мәрдиевка икенче урынны алу мөмкинлеген дә ача.

Шулай итеп, Дакарда йөк машиналары арасында беренче булып Эдуард Николаев, икенчедә Айрат Мәрдиев, өченче булып Андрей Каргинов килә. Безнең дүртенче КАМАЗ – Илгизәр Мәрдиев экипажы ундүртенче урында. Монысы гаҗәп түгел, чөнки Илгизәр тәҗрибәле узышчы буларак техник ярдәм машинасын йөртә, яшьләргә гел киңәшләрен биреп, кирәкле ярдәм күрсәтеп, аларның алда булуларын тәэмин итә. Аның бурычы шул һәм ул бу вазифаны бик яхшы башкарып чыкты.

– Дакар ярышында катнашучы Татарстан такымын күзәтүчеләр, җанатарлар байтак. Ләкин төп яңалыклар Мәскәү аша килде. Мәскәү бу ярышта катнашучы КАМАЗларга игътибарны аз бирде кебек. Бу күренеш КАМАЗ такымының танылган җитәкчесе Семен Якубовның эшеннән китүе белән бәйле түгелме? Бәлки хәзерге җитәкче Владимир Чагинның оештыру сәләте җитеп бетмидер?

– Минемчә, бу күренеш С. Якубов исеме белән бәйле түгел. Элек тә шулайрак иде. Менә хәзер дә “Россия-2” каналы Дакарга багышлап көн саен 15 минутлык тапшыру оештырды. Шуның 10-12 минуты мотоцикллар, квадроцикллар һәм җиңел машиналар турында була иде. Йөк машиналары узышы хакында бер-ике сүз генә әйтелде. Әйткәнемчә, Татарстан такымына элек тә, хәзер дә игътибар юк. Ярый әле КАМАЗ-мастер такымының пресс-атташесы Ирек Хәйруллин бик яхшы эшли, нәтиҗәдә мәгълүматны Чаллы төбәге вакытында алып барды.

– Быелгы ярыш тәмам, Татарстан җанатарлары җиңүчеләрне кайчан каршы ала?

– 20 гыйнварда бүләкләү, ябылу тантаналары була. Ә инде 22-23 гыйнварларда Чаллыга кайтырлар дип уйлыйм.

Гадәттә, камазлылар нинди генә нәтиҗәгә ирешсәләр дә, аларны Мәскәүдә, Казанда, Чаллыда зур тантаналар белән каршы алу гадәткә керде. Бу ел башкаларыннан аерылмас кебек. Хөрмәт күрсәтү зуррак та булырга мөмкин, чөнки быел такым беренче өч урынны яулады.