Берләшүме, берләштерүме?

Илфат Фәйзрахманов

Казан үзәгенә юлым төшкән иде. Ай, интектем машинама урын таба алмыйча. Кая борылсам да куалар. «Тагын берәр түрә килә инде, – дип уйлап куйдым. Комачаулыйбыз да инде шул түрәләргә. Безнең эшебез пүчтәк, аларныкы мөһим. Юкса, һәркемнең эше үзенчә мөһим инде ул. Әнә гап-гади сыер савучының да хезмәте илебез өчен гаять кирәкле. Хәер, ниятем кемнең кирәгрәк, мөһимрәк, урыс әйтмешли «важныйрак» икәнен ачыклау түгел... Минем Казанда иркенләп йөри алмавымның сәбәбе – мин уйлаганча – олуг кунак килгән. Узган чәршәмбедә бар ЮХИДИ инспекторлары, кая борын тыгарга белмәгән шоферлар, пробкаларда интегүчеләр – Русиянең Федерация шурасы рәисе Валентина Матвиенконы көткән икән.

Татарстан бик ачык һәм ягымлы төбәк. Безгә килергә атлыгып кына торалар. Бу бик әйбәт, кунак килү дәрәҗә бит ул, татар элек-электән шулай уйлый. Әмма кайбер кунаклар килеп киткәч, мин пошаманга төшәм. Менә бу юлы да шулай булды. Юк, теге юл тыгыннары өчен түгел, аңа гына түзәбез, күнектек инде. Казанның 1000 еллыгы алдыннан да, кар астында кала язган чакларда да, менә хәзер Универсиадага әзерләнеп тә сер бирмәдек. Кунаклар яхшы ният белән генә килә күрсеннәр.

Валенитна Матвиенкодан соң эчемне корт кимерә. Аның ник килгәне, нишләп йөрүе күләгә астында калды. Бары ике фикере баш калкытты: Русиядә төбәкләр артык күп, алар берләштереләчәк һәм президент берәү генә булырга тиеш. Матур, зәвыклы киенүче бу ханым: «Татарлар, әзерләнә торыгыз, тиздән сезгә дә “гөбернатор” куячакбыз, озакламый республикалар да бетәчәк. Өяз булырсыз», – димәкче булды бугай.

«Кайсы төбәкләр үзара кушылуга, берләштерүгә мохтаҗ – моны мин әйтмим. Чөнки бу Федерация шурасыныкы түгел, ә төбәкләрнең үз эше. Моны субъектлар өстән кушып мәҗбүри түгел, ә референдум аша ирекле рәвештә эшләргә тиеш», – диде Матвиенко. Ягъни, безнеңчәгә «тәрҗемә» итсәң, бу ихтыяри БЕРЛӘШҮ була. Тик иманым камил, Русиядәге өченче дәрәҗәдәге кеше бертөрле әйтте, әмма икенче төрле уйлады. Русиядә бар да Матвиенко әйткәнчә оештырылыр. Әмма аның артында БЕРЛӘШТЕРҮ ятар. Монысы инде ихтыяри мәҗбүри дигән сүз.

Мин үзем берләшүгә каршы түгел. Татарстанга кушылырга теләгән күрше республикалардагы, өлкәләрдәге татар районнары хисабына зурайсак, яман булмас иде. Ут күршебез Башкортстан белән берләшсәк тә – яхшыга. Бар үпкәләрне онытып, уртак мәмләкәттә татар-башкорт мәнфәгатьләрен гадел кайгыртып, бергәләшеп яшәсәк...

Хыялланып та карыйсың, Илфат. Разве Москва позволит?! Бу бит төбәкләрне икътисади яктан гына түгел, милли-рухи яктан да ныгыту булачак. Ә Русиягә көчле төбәкләр кирәкми. Вертикаль хакимлекнең максаты башка. Төбәкләр башларын иеп Мәскәүгә карап торырга тиеш.

Димәк, БЕРЛӘШТЕРҮ идеясе артында милли республикаларны бетерү ятканы бәхәссез. Бу ният яңа түгел. СССР таркалганнан бирле әледән әле кузгала. Тик гамәлгә куярга батырчылык итүче генә табылмады. Ә бүген эшләр, шартлар җитлегеп килә. Хәтерләсәгез, бу идеяне беренче кычкыручы – Жириновский. Әлеге шәхеснең үтә милләтче, татарларны яратмаучы, кодрәтеннән килсә, аларны кырып юк итәргә теләүче икәнен искә алу да җитә.

Кемдер, шул исәптән Матвиенко да берләшү (янәсе бу ихтыяри буласы) дип атап күзгә төтен җибәрә, чөнки бу өстән кушканча эшләнәчәк, театрда өстән төшерелгән спектакль сценариесында рольләр дә алдан бүленәчәк. Техник үтәлеш берүк. Референдум да күз буяу өчен акча түгү генә булыр. Демократия уйнаган булып, сайлаулар оештырып тәмам остардык бит инде.

Менә шушы театрда алгы планда Кавказ булыр. Иң элек инициативасы белән Путинның «улы» (Кадыйров бервакыт Путинны әтием кебек күрәм дигән иде) атылып чыгар, Ул да берләшү, дияр. Әмма ул чынлыкта берләштерү булачак. Жириновскийлар, хәтта Матвиенколар сүзе дә пүчтәк. Ә менә инициатива астан, безнең кебек милли республикалардан чыкса, беркем каршы килә алмый. Әнә бит Мәскәү, шул исәптән Татарстан акчасына да яшәүче «үги малай» Чечнясы белән үрнәк күрсәтеп, Русияне тиздән бер генә президентлы итәчәк. Озак калмады, без дә карыша алмыйбыз. Инде берләштерелеп тә куйсак, “гөбернатор” дип сөйләшербез. Атамабызны Татарстан дип калдырсалар ярый, тик «едва ли». Бер тотынгач...

Әгәр төбәкләрнең санын киметү гамәлендә икътисади ният ята дисәләр – йә алдашалар, йә тарихны белмиләр. Беренчесе хаграктыр. Икенчесе дә булырга мөмкин. Миңа бүгенге вазгыятьне наданнар хәл кыла, надан, ахмак киңәшчеләр хәл итә кебек тоела.

Ә тарихка, совет чорына күз салсак, гыйбрәт алырлык эш булды – авылларны күчерделәр, колхозларны мәҗбүри берләштерделәр. Бу берләшүдән беркем мантып китә алмады, бай колхозлар да бөлде, Авыллар таркалу нәкъ менә шул 80нче елларда башланды. Монда хикмәт «крепостное право» бетерелүдә (паспорт алырга рөхсәт бирелүдә) генә түгел. Таза йорт-нигезләрне күрше авылга күчерделәр. Әнә шул ясалма перспективалы авылда кеше тормышны яңадан башлады. Шул чакта остараклар бәхет эзләп читкә китеп барды. Мин дә бу тарихның шаһиты булырга өлгердем. Совет ишелер алдыннан колхозлар тагын бүленә башлады, һәм хак сүзләр – мантып киттеләр. Халык үз авылында хуҗа булып яши башлады. Ә баш авылдан читтәгесе – килмешәк бригада гына иде бит ул. Иң гаҗәбе шул – күпчелек очракта, теге баш авыл колхозы алай мантый алмады. Аннан кризис барын да аяктан екты. Авыл таланды. Олигархларның халык байлыгын халыктан тартып алулары аркасында туган кризис, авылны тәмам иште. Бүген инде ул соңгы сулышын ала, өстән китереп куелган һәм үзбашлы яши алган авылларны, колхозларны да рейдерлык алымы белән кулга төшереп, өстән кушу буенча эреләндерелгән ОООлар артында торучы инвесторлар, кредитлар алып үзләре баеды, халыкны талады. ВАМИН моңа анык мисал.

Мин берләштерүнең аяныч нәтиҗәләрен тарих аша авыл мисалында гына әйтеп алдым. Төбәк кадәр төбәкләрне берләштерүнең хасияте булырмы, белмим. Хәер, өстә әйткән алдашу гына түгел, наданлык та бар бит әле. Русия мондый ахмаклык белән СССР язмышын гына кабатлар. Мин ярты гасырдан артык гомер үттем. Һәм нинди генә үзгәрешләр күрмәдем. Алар бетмәде микәнни әле? Киләчәк буынны безнең кебек ышандырып булырмы? Без гомер буе тарихтан укыдык: Казан ханлыгы да 1552 елда Русиягә кушылган һәм «бәхетле» булган. Алда әле «бәхетле» буласыларыбыз бар, димәк.

Илфат Фәйзрахманов
"Безнең гәҗит" нәшире, Казан

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра