Татарстан гимнының сүзләре дә булды
Your browser doesn’t support HTML5
Татарстан гимны ике телдә язылган. Татар телендәгесе 33, рус телендәгесе 39 сүздән тора. Гимн сүзләренең һәр ике телдәгесе дә 8-әр юлга сыйдырылган. Гимн башта татар телендә, аннан соң рус телендә башкарыла. Татарстан гимнының сүзләрен Рамазан Байтимеров татарча язган һәм бу текст Филипп Пираев тарафыннан рус теленә тәрҗемә ителгән.