Казанда хәйрия ярминкәсе
Your browser doesn’t support HTML5
1 мартта Казанның “Ак Барс” яшьләр үзәгендә халыкара хәйрия ярминкәсе ачылды. Ул Казанда яшәүче төрекләрнең милли-мәдәни автономиясе һәм “Салават күпере” башлангыч мәктәбе хезмәткәрләре тырышлыгы белән оештырылды. Ярминкәдән кергән керемнәр һәр елдагыча Татарстандагы ятим балаларга, мохтаҗ кешеләргә таратылачак.