Г. Газиз, чын исеме Газиз Салих улы Гобәйдуллин – татар язучысы, галим-тарихчы.
Г. Газизнең беренче әдәби әсәре – “Марс, уян!” исемле хикәясе 1907 елда “Казан мөхбире” газетасында басыла. Шуннан соң газета-журналларда аның исеме бик еш күренә башлый. Бигрәк тә 1913-1917 еллар арасында күп яза. Бу чорда "Аң" журналы битләрендә әдипнең өч дистәгә якын кыска хикәясе, көндәлек темаларга багышланган күп кенә мәкалә һәм фельетоннары, яңа китапларга, спектакльләргә рецензияләре дөнья күрә.
Г. Газизнең хикәяләре күләм ягыннан кыска булып, алар һәммәсе дә диярлек юмористик яки сатирик рухта язылганнар. Инкыйлабтан соң язган хикәяләрендә (“Күмгән иде”, 1921; “Әхмәт байның тәһәрате”, 1922; “Фаҗигале төннәрдә”, 1923; “Бер көтүнең тарихы”, 1927; “Дәҗҗал көткәндә”, 1928; “Кәрим абзыйның хыялы”, 1929; “Эчке эмигрант”, 1929 һ.б.) әдип иске тормыштан “мирас” булып калган һәртөрле типларны сатира чыбыркысы белән камчылый.
Язучының сайланма әдәби әсәрләре 1958 елда Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан “Хикәяләр" исемле китабында урын алган.
Газиз Гобәйдуллин кулга алына, 1938 елның 16 сентябрендә атып үтерелә.