21 мартта "Азатлык" татар яшьләре берлеге егетләре Казанда Нәүрүз бәйрәме, Татарстан мөстәкыйльлеге референдумы көне һәм якшәмбедә булачак митингка багышлап ялгыз пикет үткәрде.
"Азатлык" татар яшьләре берлеге егетләре оештырган пикетта “21 март – Нәүрүз һәм Татарстанның референдум көне. Бәйрәм белән милләттәшләр!”, “24 март 11.30 Ирек мәйданы, митинг. Бәйсезлек турында референдумга 21 ел! Татарстан республикасына, халкына, ислам диненә һөҗүм бара! Килегез” дигән шигарләр күтәрелде.
Берлек рәисе Наил Нәбиуллин сүзләренчә, бар дөньяда бүген Нәүрүз бәйрәме билгеләп үтелсә дә, Казан шәһәре хакимияте аларга бу бәйрәмне оештырырга рөхсәт бирмәгән.
“Дүрт тапкыр бу бәйрәмне уздыру өчен белгертү бирдек. Бауман урамында уздырасыбыз килде. Әмма безгә кайдадыр Казан читендә урын күрсәттеләр. Без бүген моңа протест белдерәбез. Пикетка чыгуыбызның икенче сәбәбе – моннан 21 ел элек Татарстан республикасының статусы буенча референдум үтте. Анда катнашучыларның күпчелеге Татарстанны мөстәкыйль дәүләт итеп таныды. Без бүген бу көнне искә төшереп котларга дип чыктык. Шулай ук 24 мартта Ирек мәйданында булачак Татарстанны һәм татар халкын яклау митингы турында да ишеттерергә теләдек. Битараф булмыйча бу митингка чыкса идек, Татарстанны бетерергә телиләр бит, үз сүзебезне әйтергә вакыт”, дип Нәбиуллин пикетка чыгу максатларын аңлатты.
“Азатлык” татар яшьләре берлеге вәкилләре пикет барышында урамнан узып баручыларга Татарстан байрагы төсендәге тасмалар да таратты һәм Нәүрүз бәйрәме, референдум көне белән котлады.
Нәбиуллин сүзләренчә, шундый ук чаралар Түбән Камада, Норлатта да узды. Чаллы мәктәпләрендә исә Нәүрүз һәм референдумга багышланган дәресләр оештырылды.