Беренче мәртәбә уртак Нәүрүз узган елны уздырылган иде. Былтыр бәйрәм бина эчендә үтте, быел 23 март көнне урамда уздырырга булганнар. Самарның Калинин исемендәге бакчасында һәр милләткә аерым мәйданчык ясаганнар иде.
Бакчаның бер почмагында көне буе төрледән-төрле шашлыклар кыздырдылар. Өстәлләрдә милли ризыклар өелеп торды. Сәхнәдән төрки халыкларының көйләре яңгырады.
Татар милли хәрәкәте ике дистәдән артык ел Нәүрүзне уздырды һәм әйтергә кирәк, татар дөньясына бу бәйрәмне самарлар кайтарды. Шундый зур тарихы булса да, быел Нәүрүзне “Боз озату”га алмаштырдылар. Бу идеянең башында конгресс вәкиле Фәхретдин әфәнде Канюкаев торды. “Боз озату”ны мартның утызында зурлап уздырдылар һәм Казаннан көтүе белән артистлар килгән. Бәйрәмне Казан артистлары алып барды.
Татар мохиты мартта тагын бер бәйрәм өстәде. “Яктылык” мәктәбе шәһәр паркында “Карга боткасы” бәйрәмен уздырдылар. Бала-чага уйнады, көлде, ярышты, туйганчы пылау ашадылар. Каргаларга да өлеш чыгардылар.
Уртак Нәүрүз турында Самар мөфтие Талип хәзрәт Яруллин: “Нәүрүз – мөселман бәйрәме түгел, ләкин дә халыкны берләштерү бәйрәме буларак, аны уздырырга кирәк”, диде.
Төрле даирәдәге җитәкчеләр халыклар дуслыгына мәдхия җырладылар.
Милли киемнәр нинди генә матур булса да, җырлар төрледән-төрле булса да, палаткалардан хуш исләр таралып торса да, салкын җилле һава күтәренке рух тудыра алмады. Бәйрәм, үттеме-үтте булып хисапка керде.