Башкортстанда да бу көннәрдә бөек шагыйребез Габдулла Тукайга багышланган төрле мәдәни-әдәби чаралар үтә. Мәгариф оешмалары да искә алу чараларыннан читтә калмый. Башкортстан дәүләт педагогия университетында мәктәп укучыларының “Тукай моңнары” дип аталган конкурс-фестивале оештырылды.
Ярышмага республика районнарыннан 200гә якын бала килгән. Кызлар һәм малайлар Тукай шигырьләрен укый һәм аның әсәрләре нигезендә театрлаштырылган тамашалар күрсәтә. Бәйгенең үзенчәлеге шунда – чыгышлар татар, башкорт, рус, инглиз, җәмгысе 8 телдә бара. Җырларны да инглиз телендә башкаручылар бар. Илеш районы Дөмәй урта мәктәбеннән килгән 11 сыйныф укучысы Илнар Шәрәфетдинов “Туган тел” җырын инглизчә дә, татарча да искиткеч моңлы башкарып таң калдырды. Әйткәндәй, ул быел Нефтекама шәһәрендә узган “Дуслык моңы-2013” бәйгесендә гран-прига лаек булып җиңел машина белән бүләкләнгән иде.
Башкортстан педагогия университетында Габдулла Тукайга багышланган бәйрәмнәр моңа кадәр дә күп оештырыла иде. Ә “Тукай моңнары” дип исемләнгән яңа бәйге-фестивальгә башлангыч быел гына салынды. Татар теле һәм әдәбияты кафедрасы тәкъдимен университет җитәкчелеге дә, татар милли оешмалары да хуплап каршы ала. Проектның авторы филология фәннәре кандидаты Альбина Хәлиуллина беренче тапкыр гына үткәрелсә дә бу ярышмага бик күп катнашучылар килүе куанычлы дип белдерә.
Республиканың төрле төбәкләреннән татар теле укытучылары үзләренең иң сәләтле укучыларын алып килгән бу бәйгегә. “Тукай моңнары” бәйгесе университет җитәкчелеге һәм хөрмәтле кунакларның котлаулары, бәйгегә җылы теләкләре белән башлана. Бәйге үзе сигез урында дәвам итә. Укучыларның чыгышларына университет мөгаллимнәре, танылган артистлар һәм милли оешмалар вәкилләре бирә.
Жюри рәисе Алик Локманов укучыларның әзерлегенә югары бәя бирә. “Беренче коймак төерле була” дигән гыйбарә бар, - ди Алик әфәнде. - Бу бәйрәм беренче тапкыр гына үткәрелсә дә, аның кимчелекләре күп булмады. Балалар татар телен яхшы белә. Алай гына да түгел, артистлык сәләтләре булуы белән дә куандырды алар. Театрлаштырылган тамашаларны бик матур күрсәттеләр. Бәйгенең гомере озын булсын дип телим”.
Менә җиңүчеләрне бүләкләү мизгелләре дә җитә. Укучылар төрле номинацияләрдә бәяләнә һәм бүләкләнә. Һәр номинациядә өчәр җиңүче һәм гран-при ияләре бар. Җиңүчеләр үзләре дә, укытучылары да бәхетле бу көнне.
Стәрлетамак шәһәренең 5нче гимназиясе 11 сыйныф укчысы Зөлфирә Сөнәгатуллина да гран-прига лаек. “Тукай моңнары” бәйгесе тәмам. Киләсе елларда ул даими үткәреләчәк. Аның Башкортстан президенты карамагында оештырылачагы турындагы хәбәрне бәйрәмдә катнашучылар алкышлап каршы ала.