Ростов өлкәсендә тимер юл казасы янгынга сәбәп булды

Ростов өлкәсендә тимер юлдагы янгын

Ростов өлкәсенең Белая Калитва станциясендә тимер юл казасы нәтиҗәсендә 29 кешенең сәламәтлегенә зыян килде. 14 кеше хастаханәгә салынган. Аларның берсе – поездны йөртүче – авыр хәлдә.

2700-ләп кеше яшәгән урыннарыннан читкәрәк күчерелгән. Пәнҗешәмбегә каршы төндә Белая Калитвага якынлашканда нефьтән җитештерелгән сыеклыклар тулы цистерналар да булган йөк поездының локомотивына ут капкан һәм шартлау булып поезд юлдан чыккан. 41 вагонга зыян килгән, 12 вагон тулысынча янган. Каза урынына якындагы алты катлы торак йортның диварына зыян килгән.

Янгын сүндерелгән һәм хәзер тирә юньдә каза нәтиҗәләрен төзәтү эшләре бара.