9 май Җиңү көнендә Киевта узган рәсми чараларда Кырымнан махсус автобус белән килгән 18 кешелек делегация катнашты.
Киевка барган Кырым делегациясендә Алупка шәһәре депутатлары, Әхмәтхан Солтанның йорт-музее җитәкчесе Мостафа Мостафаев кырымтатар язучылары, Әхмәтхан Солтанның туганы Нәби Садла, кырымтатар журналистлары, биш кешелек кырымтатар ансамбле бар иде.
Киевта Җиңү бәйрәме сәгать тугызда Крещатикта Мөстәкыйльлек мәйданында хәрби ансамбльләр йөрешеннән башланды. Сәгать унда чаралар Дан бакчасында дәвам итте. Анда Украина президенты Виктор Янукович, рәсми хакимият җитәкчеләре билгесез гаскәр каберенә чәчәкләр куйдылар.
Бу бакчада ачылган Дан аллеясында Советлар берлегенең ике тапкыр геройлары кырымтатар очучысы Әхмәтхан Солтан һәм Георгий Береговой һәйкәлләренә дә чәчәкләр куелды. Чараларда катнашкан Кырым делегациясе Әхмәтхан Солтан һәйкәленә чәчәкләр куйды, кырымтатар ансамбле милли көйләр башкарды. Бу чарада Киевта яшәүче кырымтатарлары җәмгыяте дә катнашты.
Киевта кырымтатарына куелган бу беренче һәйкәл. Аны узган атна, 1 май көнне Украина министрлар кабинеты рәисе Николай Азаров тантаналы рәвештә ачты. Бу аллеяда әлегә өч һәйкәл куелды.
Беренчесе өч тапкыр Советлар берлеге герое, очучы Иван Кожедубка 2010 елда куелган иде. Әхмәтхан Солтан исә ике тапкыр Советлар берлеге геройлары аллеясында Кожедубтан соң беренче булып тора. 2015 елга хәтле бу аллеяда Украинада туган, йә сугышкан, йә һәлак булган барлыгы 14 Советлар берлеге героеның һәйкәлен кую планлаштырылган.
Әхмәтхан Солтан беренче герой йолдызы белән 1943 елда 20 яшендә бүләкләнә. Икенче герой йолдызы аңа 1945 елда бирелә. Ул вакытта аңа 25 яшь була. Сугыш елларында Әхмәтхан Солтан 603 хәрби очыш ясый, 30 очкычны үзе, 19 очкычны группада бәреп төшерә. Соңгы “Фокке-Вульф 190” фашист очкычын ул Берлин күгендә “Темпелһоф” аэродромы өстендә бәреп төшерә. Кызыклы факт: Әхмәтхан Солтанның үзен беркем дә бер тапкыр да бәреп төшермәгән.
Сугыштан кайткач ул 25 ел дәвамында Мәскәү янындагы Жуковскийда очучы-сынаучы булып эшли, 100дән артык очкыч сыный. Әхмәтхан Солтанга Ярославль, Алупка (2010 ел) шәһәрләренең һәм Кырымның (2000 ел) мактаулы гражданы исеме бирелә. 1971 елның 1 февралендә чираттагы сынаулар вакытында ул 50 яшендә фаҗигале төстә һәлак була. Мәскәүнең Новодевичье зиратында җирләнә.
Әхмәтхан Солтанны күп кенә уңышлы сынаулар өчен берничә тапкыр өченче герой йолдызына тәкъдим итәләр, ләкин югарыда моңа ризалык бирмиләр, чөнки кырымтатарлар ул вакытта сатлыкҗаннар дип Кырымнан сөрелгән була. Тиешле органнар Әхмәтхан Солтанга милләтен алмаштырырга тәкъдим ясаганы билгеле, ләкин ул моңа бармый.
Өч тапкыр Советлар берлеге геройлары очучылар А.Покрышкин, И.Кожедуб исән чагында ук “чын геройлар без түгел, чын герой – Ахметка (очучылар Әхмәтхан Солтанны үзара шулай йөрткән), ул – дүрт тапкыр герой” дип әйткән булган.
Безнең чорда, 2000нче елларда кырымтатар сугыш ветераннары Әхмәтхан Солтанга өченче герой йолдызын бирергә сорап Русия президенты Владимир Путинга, Украина президенты Виктор Ющенкога хатлар да язды. Ләкин нәтиҗәсе булмады. Мәскәүдән – Советлар берлеге инде юк, Киевтан – Әхмәтхан Солтан Украина гражданы түгел, дигән җаваплар килгән.
2010 елда кырымтатар очучыларының “Ватан канатлары” оешмасы Акмәчет һава аланына Әхмәтхан Солтан исемен бирергә дигән инициатива белән чыккан иде. Ләкин монда да уңай нәтиҗә әлегә юк. Кырым Югары Радасы 2010 елда, очучының 90 еллыгына, бу тәкъдимгә “юк” диде, ә Украина Югары Радасы 2013 елда бу мәсьәләне көн тәртибенә дә кертмәде. Кырымтатар халкы Корылтаеның президент Виктор Янукович исеменә юллаган мөрәҗәгате дә нәтиҗә бирмәде.
Әхмәтхан Солтан XX гасырның ун иң яхшы очучылар рәтенә кертелгән. Аның һәйкәлләре Францияда Ле Бурже авиасалонында (һәйкәл астында “Летчик от бога” дигән язу бар), Ярославльдә (анда ул беренче тапкыр таран ясаган), Алупкада, Махачкалада куелган. Киевтагы һәйкәл бишенчесе булды.
Шуны дә әйтергә кирәк, Киевка автобуста барган Кырым делегациясен 8 май көнне Кырымның ГАИ хезмәтләре ике сәгать Кырым-Украина чигендә тотып торган. Бу турыда Азатлык радиосына телефоннан Әхмәтхан Солтан музее мөдире Мостафа Мостафаев хәбәр итте. Сәбәбе нәрсәдә дигән сорауга “имеш Киевка бару өчен ниндидер кәгазьләр кирәк икән. Ләкин мондый кәгазьләр автобуста балалар барса гына кирәклеген без аларга аңлата алмадык. Минем аңлавымча, алар без кул селтәп кире кайтып китүебезне көтте, ләкин без төрле урыннарга шалтыратып бирешмәдек”, диде Мостафа әфәнде.
Делегациянең Киевка бару чыгымнарын кырымтатар эшкуары, “Хайтарма” фильмының иганәчесе Ленур Ислямов тәэмин итте.