22 майда Казанның Совет районы мәхкәмәсендә Коръәнгә дуңгыз мае һәм тизәк куеп төшерелгән фотоны “Вконтакте” социаль челтәренә урнаштырып динара һәм милләтара низаг чыгаруда гаепләнгән Михаил Шаров эшен карау дәвам итте.
Мәхкәмәнең бу утырышында дүрт шаһит тыңланды. Аларның барысы да Михаил Шаровның "Вконтакте" интернет сәхифәсендә мөселманнарны мыскыл иткән фотоны кайда һәм кайчан күргәннәрен бәйнә-бәйнә сөйләп бирде. Вакыт-вакыт прокурор һәм хөкемдарның фотога кагылышлы сорауларын да җаваплады.
Михаил Шаров 8 майдагы мәхкәмә утырышында "Вконтакте" челтәрендәге үз адресына бу фотоны башкалар куйды дип барган булса, бу юлы моңа өстәп әлеге фотоны бар кеше дә күрә алмавын, чөнки үз исемен теркәгәндә махсус билге урнаштыруын алга сөрде.
Бер-берсенең чыгышын ишетмәгән шаһитләр исә беравыздан бу версиянең мөмкин булмавын, "Вконтакте" челтәрендә "Михаил Шаров" дип язганнан соң теләсә кемнең бу фотоны карау мөмкинлегенә ия икәнлеген хөкемдарга гади генә аңлатып бирә алды.
Өч сәгатькә якын барган шаһитләрне тыңлау эше бу юлы да тәмамлана алмады.Чөнки кайбер шаһитләр утырышка килмәгән булып чыкты. Хөкемдар мәхкәмә утырышына килмәгән шаһитләргә акчалата җәза бирү һәм аларны 23 майда булачак утырышка мәҗбүри рәвештә алып килү карары чыгарды. Мәхкәмә утырышы 23 майда иртәнге тугызда дәвам итәчәк.