Казанда үтүче дүртенче Бөтенрусия татар имамнары форумының пленар утырышында катнашкан мөфти Тәлгать Таҗетдин Азатлыкка әлеге җыенда тәкъдим ителгән яңа концепция һәм Русиядә бердәм мөфтият төзүгә карата фикерләрен җиткерде.
Русия мөселманнары Үзәк диния идарәсе рәисе, мөфти Тәлгать Таҗетдин сүзләренчә, җыенда тәкъдим ителгән "Ислам һәм татар дөньясы: үсешнең концептуаль нигезләре" концепциясендә дөнья тормышына, ислам динен алып баруга караш белдерелгән.
"Әмма бу концепциянең кытыршы яклары да бар. Мисал өчен, исламда дин әһелләре юк, дингә хезмәт итүчеләр юк дип әйтелгән. Бу - хата сүз. Аны башкалар уйдырма иттереп ясый. Бу - Диния нәзарәтләрен бетерергә дигән сүз. Исламның нигезенә каршы, җитәкчесез калдырырга маташу дигән сүз", диде ул.
Тәлгать Таҗетдин Русиядә бердәм мөфтият төзеп булырмы дигән сорауга "Һичшиксез", дип җавап бирде.
"Тора-бара ул шулай булачак та. Бу форумга инде дүртенче тапкыр җыелабыз. Монда сөйләшкәннәр сүздә генә калырга тиеш түгел. Безнең берләшү бигрәк тә татар дөньясы өчен кирәк. Тарткалашырга, бүленешергә, сүз боткасы ясап утырырга бернинди дә сәбәп юк. Безгә эшләребезне берләштерергә кирәк. Калганы - кәгазь эше. Бу процесс дүрт елдан бирле бара инде. Халыкның да, имамнарның да теләге шушы", дип белдерде ул.