Сания Хәлиуллина Таһир Якуповның шәхси әйберләрен Теләче районының Туган як тарихын өйрәнү музеена тапшырырга булган.
Сания апа узган ел Теләче музеена җырчының афишасын бүләк иткән булган. Башка әйберләрне ул Казанда ачылачак музейга дип саклый. “Таһир Якуповны Казанда батырдылар, шуңа да ул Казанда калкып чыгарга да тиеш иде. Җырчының музее кайчан да булса Казанда ачылыр дип көттем. Өметемне өзмәдем. Күп кенә җирләрнең ишекләрен кагып карадым. Ләкин миңа ярдәм итүче булмады”, ди ул.
Таһир Якуповны Теләче белән нәрсә бәйли? Җырчы үзе Казанда туса да, әтисе Габдулла абый шушы яклардан. Якуповлар нигезе Карачтау авылында әле дә сакланган. Теләченең туган як тарихын өйрәнү музее директоры Әлфия Билалова музейда мәшһүр җырчының үз бүлмәсе булачагын әйтә. Югары Осландагы бакча йортыннан китерелгән әйберләр шактый.
Моңлы сандугачның гомере фаҗигале тәмамлана. 24 яшендә үк атказанган артист исеменә лаек булган Таһир Якуповка табиблар бавыр циррозы дигән куркыныч диагноз куя. 1999 елның ноябрендә җырчы бу дөньядан китеп бара. Сания апа күмү чарасына филармониядән нибары берничә кешенең генә килүен искә ала. Җирләү чыгымнарын Камал театры директоры Шамил Закиров каплаган. Ә ташын соңрак җырчы Габделфәт Сафин куйдыра.
Халкыбызның сөекле җырчысы Таһир Якуповны Сания апа мәктәп бусагасыннан бирле белә. Алар озак еллар аралашып-дуслашып яшәгән.
"Инде музее булмаса, аның исемен булса да башкаланың берәр урамына бирергә кирәк" дип Сания апа хәзер шуның артыннан йөри. Быел көз Казанда җырчы истәлегенә гала-концерт уздырылачак. Бу эшкә Рөстәм Сәрвәров алынган. “Аксу” студиясе директоры Таһир Якуповның җырларын алтын фондка кертергә вәгъдә иткән.