"Нәүрүз" фестивале татарча ачылды
Your browser doesn’t support HTML5
Төрки халыкларның XI "Нәүрүз" халыкара театр фестиваленең рәсми ачылышы алдыннан 3 июньдә Камал театры алдында татарча җыр-биюләр тәкъдим ителде. Чараны "Сорнай" ансамбле ачып җибәрде. Тамашачылар шулай ук композитор Радик Сәлимовның үзенчәлекле музыкасын тыңлады, яшь җырчылар башкаруында татарча җырлар тыңлады, беррәттән брейк биюләрен дә күрде.