Акмәчеттә хәлифәлекне торгызырга чакырдылар

Your browser doesn’t support HTML5

6 июньдә Кырымның Акмәчет шәһәрендә Хизб ут-Таһрир оешмасының ике меңләп тарафдары хәлифәлекне торгызырга чакырып урам җыены үткәрде. 1924 елда Төрек җөмһүрияте төзелеп Госманлы хәлифәлегенең бетерелүенә 89 ел тулу уңаеннан алар аклы-каралы шигарләр күтәреп шәһәр буйлап йөреш оештырды. Русия һәм күп кенә мөселман илләрендә тыелган Хизб ут-Таһрир оешмасы Украинада әлегә тыелмаган.