Тубыл һәм Төмәндә Сабантуйлар гөрләде

Төмән шәһәр мәдәният үзәге артистлары чыгышы

Төмән районы Сабантуе районның 90 еллыгына багышланса, Тубыл шәһәрендәге милли бәйрәмебез 25 еллыгын каршы алды.
Район халкы Олы Акъяр авылы янындагы матур болынга җыелды. Быел оештыручылар, аерып әйткәндә, район татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Хәмзә Биктимиров, аеруча тырышканнар. Уеннар буласы урыннар киртәләп алынган, сәхнәне “Район милли бәйрәме - Сабантуй” дигән язу бизи. Сатучылар да, уеннар да, балалар мәйданчыгы да, чараның ачылу өлеше дә югары дәрәҗәдә оештырылган.

Гадәттәгечә, Сабантуйны дин эшлеклесе изге дога белән башлап җибәрде. Унбер хакимият вәкилләре парадыннан соң, сүз котлау өчен җитәкчеләргә бирелде. Алар арасында өлкә Думасы депутатлары, район башлыгы, өлкә һәм район татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчеләре дә бар иде. Район хакимияте җитәкчесе Владимир Гультяев алдынгыларга мактау һәм рәхмәт кәгазьләре тапшырды. Аннары хезмәт батырлары Сабантуй әләмен күтәрделәр.

Динислам хәзрәт фатихасы


Матур, җылы җилле көндә рәхәтләнеп ял итәргә килгән олысы-кечесе уеннарда катнашырга ашыкты. Чүлмәк вату, йомырка йөгертү, капчык киеп, көянтә белән сулы чиләк күтәреп йөгерү, капчык сугышы һәм башкалары барган арада өлкә татар Конгрессы мәдәният департаменты җитәкчесе Вәлимә Ташкалова җитәкчелегендәге жюри хакимиятләргә алдан ук юлланган йөкләмәләргә әзерлекне тикшерә башлады. Алар бер йола, гореф-гадәтне күрсәтергә, милли ашларыбызны тәкъдим итәргә тиешләр иде һәм йортның бизәлеше дә аерым искә алынды. Һәркайсы әзерләнгән, аш-суның нинди генә төре юк. Туй, исем кушу, каз өмәсе, балык тоту, карга боткасы, Сабантуй кебек йолаларның бер өлеше күрсәтелде.

Каскараларның туй йоласы


Үз йортларын территорияләрендә татар авыллары булган һәр хакимият булдырган. Җырчы, биючеләрен дә тапканнар. Әлбәттә, аларда татар җыр-моңнарын өлкән буын гына белүе күренә, яшьләр туган телләрендә сөйләшмиләр ахрысы. “Тирмәләрдә үзебезне борынгыга кайткан шикелле хис иттек, әби-бабаларыбыз тормышыннан тарихи әйберләр белән бизәлгән иде алар, - дип сөйләде жюри рәисе Вәлимә Ташкалова. – Ун хакимият тә үз алларына куелган бурычны үтәгәннәр. Быел тагын да остарак әзерләнгәннәр. Сәхнәдә сәнгать ягыннан сәләтләрен дә кыска һәм төгәл итеп бирә белергә кирәк иде, монда әзерлек ягыннан район мәдәният хезмәткәре Гөлфия Хәлитова зур хезмәт куйган”.

Кич утыру йоласы


Тирмәләрдә кунак булып йөргән җитәкчеләр дә спиртлы эчемлекләр кулланмыйлар хәзер, элек соңгы тирмәгә барып җитә алмаучылар да була иде.
Сабантуйдагы барлык бәйгеләрдә җиңүләр дә хакимиятләр исәбенә язылып бара, соңыннан алар буенча җиңүчеләр билгеләнә, саллы гына бүләк тапшырыла. Быел иң шәп әзерлекле хакимият исемен Боровое бистәсе яулады. 20 меңләгән кешенең дүрт меңләбе татарлар яшәгән бистәдә күптән түгел генә татар иҗтимагый оешмасы эшли башлады, татар мәдәнияте буенча хезмәткәр дә уңай нәтиҗәләрен күрсәтте.

"Ваттым бит әй!"


Сәхнә алдында куелган эскәмияләрдә рәхәтләнеп җыр-моң кочагына чумды тамашачы. Төмән районында сәләтлеләр җитәрлек, кунаклар да сынатмадылар.
Бер якта көрәш кызганда, икенчеләр озын баганага менәргә азапландылар. Тик бу бәхет беркемгә дә елмаймады. Ә менә армрестлинг, гер күтәрүдә яшьләр шактый җыелды. Бу спорт төрләрендә дә, көрәштә дә татар фамилияләре аз ишетелә шул, күпме генә тырышсак та, призлы урыннарның күбесе башка милләт вәкилләренә китә бара. Бу юлы да баш батыр исемен Ерван Егоян алды.

Көрәшнең кызган мәле


Авыл тирәсендә үткәч, әлбәттә, ат чабышсыз булмый инде ул. Аллага шөкер, нәселле чабышкы атлар асраучылар да арта. Бу юлы 5 ат килгән иде. Яркәү районы, Карбан авылыннан Рәшит Вәлитов аты беренче килде. Чабышны оештыручы Нуретдин Шәрипов, аның атлары берәр миллион сумлык, өлкәдәге барлык ярышларда җиңеп киләләр алар. Сабантуйларда гел Карбан җайдаклары беренче, дип мактап китте үзен. Рәшит Вәлитов 8 ел элек атлар үстерү белән шөгыльләнә башлаган.

Атлар чаба


- Спонсорым яхшы минем, ди ул. Төзелеш фирмасы генераль директоры Анатолий Берлов үзе дә нык ярата аларны. 4 нәселле атыбыз бар, 60 башны иткә дип тә үстерәбез. Авылыбыз зур түгел, 300ләп кенә кеше яши, аның 19ы Берловның хуҗалыгында эшли. Чабышкылар белән 5 елдан бирле өлкәдәге барлык ярышларда җиңеп киләбез. Алардан үзләрен акларлык файда алып булмаслыгы билгеле инде. Күңел өчен тырышабыз. Модник исемле бу атны Краснодар өлкәсеннән алып кайттык. Сабантуйга берне генә алып килдем, башкалар да алсыннар призлы урыннарны.

Шыкча авылында Нуретдин Шәрипов үзе дә, Әнвәр Касыймов та шундый кыйммәтле чабышкы атлар асрыйлар.

Юбилейлы Тубыл Сабантуе

Себер татар мәдәният үзәге җитәкчесе Сафиулла Ильясов һәм хезмәткәрләре 25нче юбилейлы Сабантуен Тубыл шәһәренең Александр бакчасында гөрләтеп уздырдылар.

Бәйрәмне тамаша кылган Римма Өметбаева менә нәрсәләр сөйләде:

- Бәйрәм Тубыл шәһәре Петр Ершов исемендәге драма театрының актерлары катнашында сәхнәләштерелгән күренеш белән ачылды. Мәйданда 12000 меңнән артык кеше җыелган иде. Концерт програмында иллегә якын үзешчән артист катнашты, кырыкка якын бала, тамашачылар өчен аттракционнар, спорт ярышлары үткәрелде.

"Төшеп кенә китмәсен инде!"


Сәхнәләштерелгән күренештән соң, тубылларны шәһәр мәчете имамы Ибраһим Сухов котлап, бәйрәмне матур итеп үткәрергә фатиха бирде, халкыбызга иминлектә яшәргә язсын, дип теләкләр юллады. Сабантуй тамашачыларын шәһәр башлыгы урынбасары Яна Зубова,Татарстан республикасы фәннәр академиясенең вице-президенты, профессор Азат Зыятдинов котладылар. Ерактан килгән хөрмәтле кунагыбыз милли бәйрәмебезнең мәгънәсе турында сөйләде,Татарстан республикасы президенты Рөстәм Миңнехановның котлау хатын укыды, бердәмлеккә, гореф-гадәт йолаларыбызны, тарихи геройларыбызны онытмаска чакырды.

Капчык белән сугышу


Бәйрәм оештырылган мәйданда тирмәләр, бизәкле яңа матур чатырларда күргәзмәләр эшләде. Тамашачылар милли аш-сулар күргәзмәсен карадылар, милли ризыкларыннан авыз иттеләр, татар халкының өй- йорт алды җиһазларын, көнкүреш әйберләрен күрә алдылар.

Татар моңы агыла

Табигать тә милли бәйрәмебезгә шатлангандай иде. Көн кояшлы, матур булды. Мәйданда оештырылган уеннарда иң актив катнашучыларга бүләкләр тапшырылды. Бәйрәм тамашасын күрергә өлкән яшьтәге әби-бабайлар иртән килеп, концертның башлануын көтеп алдылар.

Сабантуйның концерт програмында Казан шәһәреннән килгән Татарстанның танылган артисты Азат Тимершәех башкаруында татар халык һәм эстрада җырлары, такмаклар яңгырады, Төмән,Тубыл шәһәрләреннән һәм районнарыннан мәдәният үзәкләрендә эшләүче үзешчән җырчы-биючеләрнең чыгышлары берсе-берсеннән матур, күңелләргә үтеп керерлек булды. Оста алып баручылар Айгөл Мәүлекәева, Айвар Шәрәфетдинов, Лилия Фәизова, җырчылар: Зәкинә Арангулова, Нурхәят Шагбанова, Хәсән Хучашев һәм башкалар тамашачылар күңелләренә хуш килде.

Милли бәйрәмебезне атлар чабышыннан, милли көрәштән башка күз алдына да китереп булмый. Бәйрәм үткәрелә торган мәйдан тарырак булу сәбәпле, ат чабышы үткәрелмәсә дә, милли көрәш узган мәйданчык бик күп тамашачыларны җыйды. Быелгы Сабантуйның абсолют батыры исеменә татар егете Туктасын Әлмөхәммәтов лаек булды.

Шундый матур кәрзиннәр ясаган кызлар



Тубылда Сабантуй бәйрәме барлык халыкларның дуслык бәйрәме буларак үткәрелә. Милли көрәштә төрле милләт егетләре көч сынашты. Тарихи вакыйгалар йогынтысы бәйрәмгә үзгәрешләр өстәсә дә, бәйрәмнең эчтәлегенә яңалыклар кертелсә дә, бәйрәм бүген дә халкыбызны берләштерә, дуслаштыра, бер мәйданга җыя. Сабантуйда татар мәдәнияте, гореф-гадәт, йолалары белән башка милләт халкы да таныша.

Гер күтәрүчеләр


Хәсән, Хөсәен Арангуловлар җитәкләгән “Арангул-батыр” ярышлары үткән мәйдан тамашачылар белән кайнап торды. Катнашырга теләүчеләрнең саны күп булды. ”Арангул-батыр” Тубыл Сабантуенда өченче ел үткәрелеп килә. Быел бу ярышның кубогына, медаленә һәм телевизорга беренче урынны яулаучы Никита Панов лаек булды.

Күңелләребезне күтәргән, ел буена җитәрлек көч биргән, көтеп алган милли бәйрәмебез күңелләребездә матур хатирәләр калдырып узды.

Өлкәннәр концерт карарга иртән үк килеп утырганнар