Корылык ач утыруны аңлатмый

Бөгределиктә ашлык суктыру

Төркиянең Бөгределик авылында халык су кытлыгын үзе хәл иткән. Татарстан авыллары кемнән ярдәм көтә?
Өч ел элек Татарстанда булган беренче эссе коры җәйдән соң "Чиста су" проекты кысаларында яңа коелар казылды, су белән тәэмин итү яхшырды, дип хәбәр итәләр. Шулай да Татарстан районнары алдан ук корылык китерәчәк зыян өчен кем түләр дигән борчуга батты. Суны кемнән көтәргә? "Чиста су" проектын башлаган "Бердәм Русия" партиясеннәнме, Татарстан президентыннанмы әллә үзебездәнме?

Татарстанда корылык расланган районнар арасында Буа да бар. Кечкенә генә Бик-Үти авылында яңа казылган коелардагы су 200ләп кешегә ашарга-эчәргә дә, бакчаларга сибәргә дә җитә ала, әмма югары очтагылар түбән очта яшәүчеләрнең суны көне-төне агызуларына зарлана.

Your browser doesn’t support HTML5

Бик-Үти авылы халкы су кытлыгы турында


"Анда авыл шурасы кешеләре, укытучылар, интеллигенция яши, аларга сүз дә әйтеп булмый. Юкса алар көне-төне бакчаларына сипмәсә безгә дә җитәр иде", дип сөйләде Азатлыкка алты айлык бала анасы Лилия.

Авыл шурасына шалтыраткач анда да бу хәлне расладылар, "әйләнә торган сиптергеч" куючылар белән сөйләшербез, диделәр.

"Узган елларда да шул ул хәл булды, авыл башлыгы һәр йортка кереп сөйләшеп йөрде, быел да шулай булыр", дип ышандырдылар безне Бик-Үти авылы шурасында. Баксаң, булган суны җиткерер өчен авылдашлар арасында килешү дә җитә икән.

Басуларны сугару өчен уйлап табылган систем

Төркиянең Конья белән Әнкара шәһәрләре арасында урнашкан Бөгределик авылында Себердән күчкән татарлар һәм аларның балалары инде 100 елдан артык яши. Шушы авылда туган, яшь чагында Германиядә эшләгән, аннары кире авылга кайтып төрле эшләрдә эшләгән Нәшит Четин Азатлыкка авылның су белән ничек тәэмин ителүе турында сөйләде.

Your browser doesn’t support HTML5

Нәшит Четин Бөгределиктә су белән тәэмин итү турында


– Бөгределиктә инде бер 15 ел су кытлыгы юк. Тау төбеннән су чыга, ул су бакчаларга торбалар буйлап ага, ләкин ул тиз корый эсседә. Безнең якларда майдан алып сентябрьгә кадәр 30-35 дәрәҗә эссе. Яңгыр аз ява. Чишмә суы гына җитми. Тирән коелар бар авылда, коелардан су тауга таба ага, шулай көйләнгән.

– Коеларны кем казыды? Хөкүмәт булыштымы?

– Коелар казуга хөкүмәт бер тиен дә акча бирми, халык кооператив кебек үзе оешып акча җыя, казый, электрик белән эшли ул коелар. Бөтен кешенең өендә, ишек алдында су бар.

Авылда барлык коелардан су электр ярдәмендә чыгарыла

Авыл халкы кыяр, помидор һәм суган кебек көн дә ашый торган яшелчәләрдән тыш күпләп көнбагыш үстерә, аның орлыгын һәм маен сата. Шулай ук бәрәңге үстереп сатучылар бар.

75 яшендәге Нәшит абый хәзер инде оныклары белән Алания шәһәрендә яши.

"Авылда яшәгәндә тракторым бар иде. Нинди эш бар авылда - барысын да эшли идем. Чишмәдән суны бакчаларга халык белән бергә суздык, тагын ничек яхшыртып була, дип бергә уйладык”, дип искә ала ул авылдагы тормышын.