Мисыр президенты вазифасыннан читләштерелде

Your browser doesn’t support HTML5

Мисырның саклану министры Габдел Фәттах ал-Сисси илдә "күчеш чорында" хакимиятнең Югары конституция мәхкәмәсе рәисе Адли Мансурга тапшырылуын игълан итүен Каһирәнең Тәһрир мәйданында җыелган йөзләрчә мең халык хуплап каршы алды. Хәрбиләр тәкъдим иткән "юл харитасы" нигезендә Конституция туктатылып тора, аңа төзәтмәләр кертү өчен махсус комитет һәм дә вакытлы хөкүмәт төзелә. Илдә вакытыннан алда президент һәм парламент сайлаулары үтәчәк. [AP видеосы]