Метшин Казанда исемсез парк ачты

Your browser doesn’t support HTML5

Метшин Казанда исемсез парк ачты

5 июльдә Казанда Истанбул шәһәренә багышланган исемсез парк ачылды. Казан башлыгы Илсур Метшин, паркы булгач аның исеме язылуы мөһим түгел, дип саный.
Казанның Әпсәләмов-Чистай урамнары чатында бүген чыннан да бик күркәм парк ачылды. Әмма башка парклардан аермалы буларак әлеге паркның исеме бер җиргә дә язылмады. Ачылышка килгән халык та, кайда соң Истанбул паркы дип язылган кечкенә генә булса да бер элмә такта, дип паркның исемен эзләде. Кемдер бу исемне Метшин үзе белән алып киләчәк, кемдер төрек паркы шулай булырга тиештер бәлкем, дип җилкә сикертте.

Метшинны көткән арада бу хакта Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районы башлыгы Тимур Алибаевтан сорагач, ул тагын да гаҗәпләндерде. "Мин паркның исеменең кайда язылган булуын кайдан белергә тиеш. Парк ясарга заказны мин бирмәдем, бераздан Метшин киләчәк, бу хакта аның үзеннән сорарсың, заказны ул бирде дип, укны шәһәр башлыгына юнәлтте.

Әлеге паркның исеме "Истанбул паркы" булачагы республика мәгълүмат чараларында баштан ук язылган иде. Хәтта паркның исеме керештәге фонтан астына сары төс белән урысчалап "Стамбул паркы" дип язып та куелган иде. 4 июльдә журналистлар белән очрашуда Метшиннан "Стамбул паркы" кайчан "Истанбул паркы" дип төзәтеләчәк дип сорагач, ул: "Минемчә бу зур мәсьәлә түгел. Без аны бүген үк хәл итәрбез. Мин әле аңа игътибар итмәдем. Бүген кич белән алыштырырбыз", дип әйткән иде.

4 июль кичендә фонтан астындагы "Стамбул паркы" язуы чыннан да юкка чыкты. Бу хәл, Метшин әйткән сүзендә тора икән, дип уйларга җирлек тудырды. Ни әйтсәң дә, журналистлар алдында вәгъдә итте бит.

Әмма 5 июльдә парк ачылышында башкала җитәкчесенең әйткән сүзләрен үтәмәве аңлашылды. "Азатлык" бу турыда Метшинның үзеннән сорап ачыклык кертергә тырышты.

– Илсур әфәнде паркның исеме кайчан куелачак?

– Ул куелды.

– Сез кичә паркның ялгыш язылган исемен алыштырырга вәгъдә биргән идегез.

– Истанбул, Истанбул.

– Анда исем юк бит.

– Парк бар, аның исеме бар: Истанбул.

– Парк бар, әмма язылган исеме юк бит...

Бу сүзләргә Метшиннан җавап ишетелмәде, аның каравы әңгәмәгә парк ачылганчы сораудан качкан Тимур Алибаев кушылды:

Алибаев: Эш паркның исемен язуда түгел. Паркның исеме халык телендә булуы мөһим. Исемне язсаң да язмасаң да була. Истанбулда да бит Габдулла Тукай паркын Татарстан паркы дип йөртәләр.

– Әйе, Истанбулда Габдулла Тукай исемле парк бар һәм аның исеме язылган.

Метшин: Иң мөһиме – паркның булуы.

Шуның белән хәбәрче һәм түрәләр арасында әңгәмә тәмамланды, әмма парк исеме турында төгәл җавап ишетелмәде.

Метшин "Стамбул паркы" дигән язуны алдыргач, ни өчен яңасын куйдырмады? Әллә шыпырт кына алынган кебек беркөнне шыпырт кына кабат шунысы урнаштырылырмы? Яисә шәһәр мэры үзе вәгъдә иткәнчә, "Стамбул паркы" язуы үзгәртелеп "Истанбул паркы" язуы куелачакмы? Әллә паркның исеме язылмыйча, ул халык теленә "Исемсез парк" буларак кереп калырмы? Түрәләр әйтмешли, паркның исеме түгел, аның булуы мөһим бит.