Корылык кичерүче Татарстан уракка чыкты

Your browser doesn’t support HTML5

Корылык аркасында Татарстан игенчеләре быел янә төп башына утырып калмагае. Апас районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ильяс Заһидуллин белдерүенчә, быел хуҗалыкларга икмәк сатып баю мөмкинлеге юк. Бердән, ашлык эчке ихтыяҗларга гына җитәрлек, ә икенчедән аңа бәя ул дәрәҗәдә югары түгел.