Русия-Грузия сугышына 15 ел

2008 елның 9 июлендә Грузиянең Көньяк Осетия белән чик буендагы Гори шәһәренә булган һөҗүмдә туганын югалткан ир кеше. 

Бер ай алда, 2008 елның 8 июлендә Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы гаскәрләре Көньяк Осетия президенты Эдуард Кокойты белән бергә Грузия-Русия чик буендагы туннельдә. Шул ук көнне Көньяк Осетиядә дүрт грузин хәрбие азат ителде.

Сугышка әзерлек баруы билгеле булса да Көньяк Осетиянең Эргнети авылында грузин гаскәрләре чик буен саклый.

2008 елның 6 августында Русиянең Грузиядәге илчесе Вячеслав Коваленко (с) Грузиянең Көньяк Осетиядәге тынычлык саклау гаскәрләре башлыгы Мамука Курашвили белән чик буенда очраша.

Грузия ракетлары сепаратист Көньяк Осетиягә таба оча. 2008 елның 8 августында башкала Цхинвалга якын район утка тотыла. Грузия рәсмиләре, төбәккә "ялланган сугышчыларны" кертмәү өчен чаралар күрелә, дип белдерде.

Цхинвал янында Көньяк Осетия сугышчылары, 8 август 2008 ел.

Грузин качаклары Цхинвалдан китә, 8 август 2008 ел.

Полиция Гори шәһәрендә яраланган грузин хәрбиенә ярдәм итә.

Русия гаскәрләре һөҗүме нәтиҗәсендә Горига ут капкан бина, 9 август 2008 ел.

Русия һөҗүменнән соң Гори урамы.

Гори үзәгендә грузин резервистлары җыела, 9 август 2008 ел.

Русия Цхинвалга өстәмә гаскәр китерә, 9 август 2008 ел.

Джава авылында яшәүче осетиннар һөҗүмнән кача, 9 август 2008 ел.

Цхинвал үзәгендә җимерек танк калдыклары, 14 август 2008 ел. Бу көнне Русия һәм Грузия сугышны туктату турында килеште. Ике көн соңрак килешүгә Көньяк Осетия һәм Абхазия җитәкчеләре кул куйды. 

Җимерек Цхинвалда калган ике ханым.

Русия танкы Көньяк Осетиягә таба кузгалды. 22 август Русия көчләре Грузиядән чыгарыла башлады.

Цхинвалдагы җимерек өенә кайткан ханым келәм кага, 23 август 2008 ел

Грузиянең Гори шәһәрендә 15 ел элек булган сугыш корбаннарын искә алу чарасы, 7 август 2023 ел.

Грузиянең Гори шәһәрендә 15 ел элек булган сугыш корбаннарын искә алу чарасы, 7 август 2023 ел.

Грузиянең Гори шәһәрендә 15 ел элек булган сугыш корбаннарын искә алу чарасы, 7 август 2023 ел.

2008 елның 7 августында Грузия гаскәрләре Көньяк Осетияне Русия көчләреннән азат итү өчен Цхинвалга керде. Русия белән Грузия арасында сугыш башланды. Йөзләрчә кеше һәлак булды, меңнәрчә кеше йортларын ташлап китте, авыл-шәһәрләр җимерек хәлдә калды. Бүген Грузиядә 15 ел элек булган сугыш корбаннарын искә алу чаралары уза.