Мисырда полиция протестчыларны көч белән куып таратты
Your browser doesn’t support HTML5
Мисырда полиция көчләре хакимияттән бәреп төшерелгән президент Мөхәммәт Мурси тарафдарларын Каһирә университеты янындагы Наһда мәйданыннан көч белән куып тараткач протест белдерүчеләр машиналарны һәм көпчәкләрне яндырды. Мурси тарафдарлары иминлек көчләренең бу чарада дистәләрчә кешене үтерүен белдерә һәм "күпләп үтерүләрне туктату өчен" Мисыр халкын урамнарга чыгарга чакыра.