“Фәйзрахманчылар” башлыгы кулъязмасы экстремист дип табылган

"Фәйзрахманчылар" тентүләргә кадәр

Казандагы мәхкәмә “Фәйзрахманчылар” башлыгы Фәйзрахман Саттаров язмаларын экстремист дип тапты.

Казанның Совет районы прокуратурасы күрсәтмәсе белән бу язмалар тикшерелде. Прокуратура белдерүенчә, язмалардагы мәгълүматның бер өлеше башка динидәгеләргә карата дошманлык тудыруга юнәлгән һәм дини тәгълиматлары классик ислам төшенчәләренә туры килми.

Тикшерү нәтиҗәләре нигезендә прокуратура бу язмаларны экстремистлыкта танырга дип мәхкәмәгә шикаять итте һәм ул канәгатьләндерелде.

Прокуратура, Саттаров бу дини төркемдәгеләргә дөньядан бикләнеп тормыш алып барырга кушкан, медицина оешмаларына мөрәҗәгать итәргә һәм балаларны гомум белем бирү мәктәпләрендә укытуны тыйган, дип белдерә.

Быел мәхкәмә “Фәйзрахманчылар” төркемен экстремистлыкта гаепләп аның эшчәнлеген тыйган иде.

2012 елның җәендә Казанның Торфлы урамына урнашкан "Фәйзрахманчылар" яшәгән өй тентелде, көч структуралары анда махсус операция үткәрде, балигъ булмаган балалары тартып алынып балалар йортларына урнаштырылды.