Казанда мөстәкыйльлек көненә багышланган пикет узды
Your browser doesn’t support HTML5
Татарстанның Суверенитет декларациясенә 23 ел тулган көнне Татар иҗтимагый үзәге Бауман урамында "Татарның дәүләте булган һәм булачак" дигән шигарь белән пикет уздырды. Шаляпин һәйкәле янында оештырылган пикетта "Татарның дәүләте булган һәм булачак" дигән бердәнбер шигарь күтәрелде. Шулай ук Татарстан, Чуашстан һәм "Азатлык" татар яшьләре берлеге байраклары җилфердәде. Пикетта катнашкан Татар иҗтимагый үзәге вәкиле Айрат Хәтмулла Татарстанда соңгы елларда бәйсезлек, мөстәкыйльлек дигән сүзләрнең истән чыгарылуын белдерде.