Амур суы ташу сәбәпле 27 мең кеше башка урынга күчерелгән

Амур өлкәсенең Белогорие авылында су басудан зыян күрүчеләр

Ерак Көнчыгышта Амур елгасы ташып җәелгәнгә 27 мең кеше башка урыннарга күчерелгән. Бу хакта Русия гдәттән тыш хәлләр министрлыгы белдерә.
Бу төбәктә Амур, Еврей һәм Хабаровский өлкәләрен су басты, йөз меңнән артык кеше зыян күрде.

Амурдагы Комсомол һәм Хабаровски тирәләрендә Амур суының биеклеге сигез метрдан артты.

Амурдагы Комсомол шәһәрендә ике йөздән артык йортны су баскан, су аларның кайберләренең түбәсенә җиткән. Хабаровскида 600 йорт су эчендә. Хәрбиләр зыян килгән урыннарга су һәм азык-төлек китерә. Су басудан килгән зыян 30 миллиард доллардан артык дип белдерелә.