Иж-Бубыйда мәгърифәтче Бубыйларны искә алдылар

Айдар Хәлим һәм Тәлгат Әхмәдишин Иж-Бубый музеенда

21 сентябрьдә Әгерҗе районы Иж-Бубый авылында бертуган мәгърифәтче Бубыйлар мирасын саклау, бүгенге татар милли мәгарифе торышына багышланган конференция узды. Авыл мәктәбе музееның 25, аны оештыручы Рәмзия Хәлиуллинаның 80 еллыгын да билгеләп уздылар.
Конференциягә килгән күпсанлы кунакларны Әгерҗе районы хакиме урынбасары Ришат Нурисламов котлады. Аннан соң Иж-Бубый авыл җирлеге рәисе Айдар Хәлиуллин Бубый мәдрәсәсе музеен оештыруда гаять зур көч куйган, инде мәрхүмә Рәмзия ханымны хөрмәт хисләре белән искә алды. Аның сүзләренә Казаннан, Ижаудан, Чаллыдан, Алабугадан килгән галимнәр, мөхтәрәм кунаклар, район, авыл мөгәллимнәре дә кушылды. Аларның һәрберсе Рәмзия Хәлиуллинаның татар мәгарифе, Бубыйлар мирасын саклауда зур хезмәт куюын күрсәттеләр.

Җыенда катнашучылар

Тарих фәннәре кандидаты, КФУ доценты Альта Мәхмүтова бертуган Бубыйларның иҗатында хатын-кызның милли-сәяси тормышта әһәмиятле урын тотулары хакында сөйләде, Рәмзия Хәлиуллинаны милләт аналарының берсе, дип таныды. Шушында туып үскән, КФУда доцент булып эшләүче Гөлфия Гайнуллина, Казандагы билгеле ширкәтләрнең берсен җитәкләгән, “Бубыйлар мирасы” оешмасын гамәлгә куючы Искәндәр Җиһангәрәев һәм башкаларның чыгышы да якташларында хуплау тапты.

Аннан соң авыл сәхнәсендәге мөнбәргә язучы Айдар Хәлим күтәрелде. Ул сүз башында шушындый олуг җыенда Әгерҗе районы башлыгы Валерий Макаровның катнашмавына борчылу белдерде, бу күренешне Бубыйлар истәлеген хөрмәт итмәү дип бәяләде. Айдар әфәнде татар дөньясына олуг мәгърифәтчеләрне биргән Иж-Бубый җирендәге музейның кечкенә генә бүлмәдә булуын (18 кв.м. чамасы), ташландык хәлдә дип санавын әйтте, район тарафыннан игтъибар булмавын, гомумән, татар мәгарифенең хәле аяныч икәнлеген искәртергә омтылды.

Your browser doesn’t support HTML5

Иж-Бубыйда Айдар Хәлим чыгышы


Шушы чараны оештыручыларның берсе, Иж-Бубыйда туып-үсеп, шушы авыл мәктәбендә белем алган, “Азатлык” Бөтендөнья татар яшьләре берлегенең шәрәфле президенты Тәлгат Әхмәдишинның чыгышы конференциядә төп урыннарның берсен алды.

"Узган гасырның 90нчы елларыннан бүгенгә кадәр Иж-Бубый мәдрәсәсе һәм бертуган Бубыйларның мирасын саклау буенча күп кенә эшләр башкарылды. Рәмзия апа Хәлиуллина җитәкчелегендә мәдрәсәгә багышланган музей ачылды, тарихчылар Раиф Мәрдәнов, Альта Мәхмүтова, Рәфилә Гыймазова тарафыннан Иж-Бубый мәдрәсәсенә һәм бертуган Бубыйларга багышланган тарихи китаплар чыгарылды. “Бубый мирасы” оешмасы җитәкчеләре Искәндәр Җиһангәрәев, Раиф Гәрәев тарафыннан тарихи биналарны саклау, музейга яңа материаллар туплау эше алып барыла. Җәүдәт Хәлиуллин тарафыннан 1895 елда төзелгән мәчетне төзекләндерү эшләре башкарыла. Биш-алты елга бер тапкыр мәдрәсәнең һәм бертуган Бубыйлар истәлегенә багышланган зур чаралар үткәрелә.

Мәктәп музеенда Габдулла Бубый турында

Әмма безгә шуны да аңларга кирәк, әгәр без бүген бертуган Бубыйларның алып барган эшчәнлекләрен дәвам итмәсәк, татар милләте юкка чыгып бетәчәк. Кайбер белешмәләргә караганда, 7 миллион татарның инде 80%ы туган телендә сөйләшми.

​Бу елның июнь аенда мин “Ислам динендә һәм татар милләтендә Иж-Бубый мәдрәсәсе традицияләре” исеме астында бернинди юбилейлар белән бәйләнмәгән конференция үткәрергә дигән тәкъдим белән чыктым. Хакимият вәкилләре белән сөйләшә башлагач, аның исеме һәм формасы да үзгәрде, юбилейлар да барлыкка килде. Шул “юбилейга” дип кенә керешмәсәк, бездә аерым милли чаралар үткәрү дә авыр, финанс мәсьәләләре дә тиз генә хәл ителми. Югыйсә, бу бит хакимият өчен хәвефле булган сайлауларга багышланган җыелыш та түгел!

Алда әйтеп үткәнчә, бертуган Бубыйлар алып барган идеологияне дәвам итмәсәк, аннары еллар үткәч, берникадәр дәвердән соң, “татар милләте беткәнгә фәлән ел” дип башка милләтләр “юбилей” үткәрә башлар.


Иж-Бубый мәдрәсәсе әйберләре

Берсүзсез, мәдрәсә музееның беренче җитәкчесе Рәмзия апа Хәлиуллинаны искә алып китү дә бик кирәк. Мин элек ул оештырган конференцияләргә кайткан чакларда, Рәмзия апа яныма килеп: “Чыгыш ясыйсыңмы?” дип кызыксынып торды. Бик милли җанлы бу авылдашыбыз 90нчы еллар башында Казанда Ирек мәйданында суверенитетны яклап үткәрелә торган митингларга да килә иде. Шунда без, ике авылдаш, күрешеп, хәл-әхвәл сорашып, милләт тормышы турында сөйләшеп ала торган идек. Мәдрәсә музее эчендә аның беренче мөдире Рәмзия Хәлиуллина истәлегенә багышланган бер бүлек булдырырга һәм истәлек тактасы куярга тәкъдим итәм.

​Билгеле булганча, Иж-Бубый мәдрәсәсендә барлык фәннәр татар телендә укытылган. Ә хәзерге вакытта Татарстан мәктәпләрендә нәрсә күрәбез? 22 августта укытучыларның Арчада узган киңәшмәсендә: “Татарстанда татар телендә укыткан 854 мәктәп бар” дип белдерелде. Ләкин ул мәктәпләрнең күбесенең исеме генә татар мәктәбе. Инде күптәннән Татарстан шәһәрләрендә генә түгел, район үзәкләрендә дә татар телендә укыткан мәктәпләр калмады. Барлык фәннәр беренче сыйныфтан ук урысча укытыла, татар теле һәм әдәбияты гына татарча.

Иж-Бубый мәдрәсәсе әйберләре

Урыннардан мәгариф министрлыгына татарча укыту турында ялган белешмәләр җибәрелә. Шул турыда бер генә мисал китереп үтәсе килә. Чаллы шәһәрендә “татар-урыс” статуслы мәктәп китапханәсендә эшләүче бер танышым: “Мәгариф министрлыгыннан һәр елны балаларны укытырга китаплар кайта. Әмма урыс телендә укыган балаларга урысча китаплар җитми кала”, дип сөйләгән иде. Чөнки мәктәптән: “Фәлән бала татар сыйныфында, фәлән бала урыс сыйныфында укый” дип министрлыкка бирелгән хисап ялган була, татар сыйныфында укыган балалар күбрәк итеп күрсәтелә икән. Укыту процессы башлангач, әлбәттә, урыс телле укучыларга китаплар җитми кала.

​Мәгариф министры Энгел Фәттахов “Азатлык” радиосына биргән бер интервьюсында: “Авылларда бөтен фәннәрне дә саф татар телендә укытучы мәктәпләр бүген 300гә якын”, дип белдерде. Минем карашка, бу санда да дөреслек юк. Дөреслек эзләп интернетта урнаштырылган мәктәп сайтларына керсәң, мәктәпләрдә укыту процессының нинди телдә барганы күрсәтелми, җитәкчеләр тарафыннан бу татар җәмәгатьчелегеннән яшерелә. Кечкенә авылларда да, зурларында да мәктәпләрне урысча укытуга күчерәләр. Әйтик, Минзәлә районындагы гомергә саф татарча укыткан Тулбай авылында 4-еллык башлангыч мәктәпне урысча укытуга күчергәннәр. Безнең Әгерҗе районындагы иң зур авыл - Тирсәдә дә урысча укыталар.

Ерак барасы юк, Иж-Бубый мәктәбендә дә башлангыч классларда гына татарча укытыла, аннары белем бирү урыс теленә күчерелә бит.


Мөхлисә Бубый рәсеме

Югыйсә, татар балалары үз ана телләрен фәндә эш итәрлек, иҗатта кулланырлык дәрәҗәдә камил белергә тиешләр. Һәркемгә дә билгеле булганча, урысча укыган баладан татар шагыйре, язучысы, композиторы чыкмый. Димәк, әлегәчә татар милләтен саклап килгән милли зыялылар катламы киләчәктә юкка чыгарга да бик мөмкин.

​Иж-Бубый мәдрәсәсендә иң беренче максат итеп татар милләтенә хезмәт итүче милли җанлы, ягъни үз милләте белән горурланучы шәкертләр тәрбияләп чыгару куелган. Һәм бу максат, чынлап та, тормышка ашырылган. Бу уңайдан шул мәдрәсәне бетергән, 1920-23 елларда Татарстан республикасының җир эшләре халык комиссариатының беренче наркомы (министры) булган Юныс Вәлидовны атап китәсе килә. Шул аз гына вакыт эчендә ул күп кенә татар авылларын зур елга буйларына, борынгы төп урыннарына күчереп утырта. Тулы канлы милли дәүләт төзү идеясен яклый. Соңыннан, Мирсәет Солтангалиев белән бергә аны милләтчелектә гаеплиләр. Ул 1989 елда гына аклана.

Хәзерге вакытта балаларга милли тәрбия бирү ничек куелган соң? Берничә ел элек Чаллы һәм Әлмәт шәһәрләренең татар гимназияләрендә 11нче сыйныф укучылары арасында социологик тикшерүләр уздырылган иде. Чаллыдагы сорашудан күренгәнчә, балаларның яртысы: “Татарстан мөстәкыйль дәүләтме, түгелме?” дигән сорауга да җавап бирә белми. Катнаш никахлар турындагы сорауга 21%ы – “уңай карыйм”, 36%ы – “миңа барыбер” дип җавап бирә. Ягъни, татарларның яртысыннан артыгы катнаш никах корып, милләтнең үсешен туктатырга мөмкин. Шул тикшерүдә үк: “Югары белемне урыс телендә алырга телим” дип 57%, “миңа барыбер” дип 26% бала җавап биргән. Димәк, мәктәптә укучыларның 83%ында милли аң, милли горурлык бөтенләй юк. Укучылар “җәдитчелек” сүзенең нәрсә аңлатканын да белмиләр. Әлмәт шәһәрендә дә саннар якынча шулай ук.

Мәктәптә һәр почмак Бубыйлар, мәдрәсә тарихы турында сөйли

Хәзерге чорда мәктәпләрдә милли тәрбия тиешле дәрәҗәдә куелмаган. Мин милли мәгариф темасына еш язам, материалларымны мәгариф министрлыгына да җибәрәм. 90нчы елларда безнең язган мөрәҗәгатьләргә, хатларга министрның шәхси имзасы астында җавап хатлары килә иде. Рәис Шәйхелисламов министр булып билгеләнгәч, җавап хатларына министрның урынбасары гына кул куя башлады. Министрга, гомумән министрлыкка милли мәгариф кирәкми башлады. Шул ук чорда министрлыкның милли мәгариф җитәкчесе итеп Раиф Зиннәтуллин билгеләнде, ләкин алга китеш күренмәде. Милли мәгарифкә республика тарафыннан объектив контроль, эзлекле таләпчәнлек бетте. Мәгариф һәм фән министры булып Энгел Фәттахов килгәч кенә хәлләр уңай якка үзгәрә башлады сыман.

Милли кадрларга килгәндә, мәгариф министрлыгы мәгариф бүлекләрен, мәктәпләрне ныклы контрольгә алырга, аларга яңа кадрлар, директорлар билгеләгәндә иң беренче чиратта милли мәнфәгатьтән чыгып эш итәргә тиеш.

Алда әйтеп үтелгәнчә, Иж-Бубый мәдрәсәсендә белем бирү татар телендә алып барылган. Шәкертләргә төрек, гарәп, фарсы, француз, урыс телләрен дә өйрәткәннәр. Мөгаллим һәм мөгаллимәләр дүрт-биш телдә иркен сөйләшкән. Хәзерге мәктәпләрне моның белән чагыштырсак – дәрәҗә түбәнәю күзгә бәрелеп тора. Элеккеләр кебек бөтен гомерен милләткә хезмәт итүгә багышлаган, хәтта китаплар язган мәгариф хезмәткәрләре хәзер юк дәрәҗәдә.


Иж-Бубыйның тарихи мәчете

Иж-Бубый мәдрәсәсендә дин дәресләре дә тулы күләмдә укытылган. Хәзер исә авылларда дин мәчетләрдә генә өйрәтелә. Безнең авылның мәчете ел дәвамында эшли, Котдус хәзрәт һәм Роза апа Никашева теләкләре булган кешеләргә дин сабаклары да бирәләр. Бу изге эшләре өчен аларга зур рәхмәт белдерергә телим. Бу юнәлештәге эшләрне тагы да камилләштерергә кирәктер.

Бертуган Бубыйлар сәясәттә дә бик актив катнашканнар. Милләткә багышланган күпсанлы корылтайларда, утырышларда даими рәвештә чыгышлар ясаганнар, үз сүзләрен кистереп әйткәннәр. Мәдрәсәнең эшчәнлеге даими тикшерүгә, аңа карата төрле донослар язылып торуга да карамастан, аны яптырмас өчен бөтен көчләрен куйганнар. Габдулла һәм Гобәйдулла Бубыйлар төрмәгә утыртылгач кына, мәдрәсә патша хөкүмәте әмере белән 1911 елда яптырыла.

2011 елда Иж-Бубыйның урта мәктәбе ябылып, зәгыйфь балалар мәктәбенә әйләнеп куя язды. Үзебезнең Тәбәрле егете Раиф Мәрдәнов “Ватаным Татарстан” газетында “Бубыйны буарлармы?” дигән мәкалә язып тавыш күтәрмәсә, чыннан да шулай булып бетәр иде. “Йөз ел узгач, менә шул ук Иж-Бубый авылындагы мәгариф учагын тарихның чәнечкеле спирале буып сүндерергә омтыла”, диелгән иде ул мәкаләдә. Шуннан соң “десант” булып авылыбызга бер төркем журналистлар килеп төште һәм мәктәп сакланып калды.


Иж-Бубыйның үзәк урамы

Быел шулай ук: “Әгерҗе районында татар мәктәпләрен ябалар” дип Салагыш халкы күтәрелеп чыкмаса, Иж-Бубый мәктәбен дә урта мәктәптән сигезьеллык мәктәпкә әйләндерәселәр иде. Ә үзебез бу мәсьәләдә тиешле сүзебезне ныклап әйтә алмадык. Әмма киләчәктә уяу булырга, авылыбыз мәктәбенә тел-теш тидертмәскә иде. Мәктәпнең дәрәҗәсен сакларга, үстерергә кирәк. Бу уңайдан Иж-Бубыйның орденлы укытучысы Нәсимә апа Әминованың сүзләре искә төшә. Узган гасыр урталарында, Казанга институтка керергә баргач, имтихан алучы аның кайсы авылда белем алуы турында кызыксынган. “Мин Иж-Бубый мәктәбен бетереп килдем”, дигән җавапны ишеткәч, укытучы имтихан алып тормыйча гына ”бишле” куеп чыгарды, дип еш сөйли торган иде Нәсимә апа.

Иж-Бубый мәдрәсәсе бөтен Татарстанның, 7 миллион татарның горурлыгы да ул. Шуңа күрә, безнең авылда милләткә багышланган конференцияләрне юбилейларга бәйләп кенә түгел, ә ел саен уздырырга кирәк. Мәдрәсә музеена экскурсияләр дә системага салынса яхшы булыр иде. Хәзергә исә алар бик сирәк оештырыла. Әйтик, республика мәктәпләрендә укучыларны Иж-Бубый мәдрәсәсе музеена йөртү Татарстан мәгариф министрлыгы аша оештырылса, балалар моннан шактый дәрәҗәдә милли рухият алып китәрләр иде. Бу вакыйга күңелләренә бик озакка сеңеп калыр иде. Моның өчен, әлбәттә, музейның штат берәмлекләрен арттырырга, күпмедер әзерлек эшләре алып барырга да кирәк. Бу чараларны оештыру эшләренә финанс чыгымнарын да алдан билгеләргә кирәк. Ул чыгымнар шушы ел башыннан ук мәгариф министрлыгы бюджетына, шулай ук Әгерҗе район бюджетына аерым графа итеп кертеп куелырга тиеш дип уйлыйм.


Иж-Бубый мәдәният йорты

Күршедә генә урнашкан Әгерҗе шәһәре элек саф татар авылы булган. Ә хәзер ул урыс телле шәһәргә әйләнеп бетте. Анда татар мәктәбе дә юк. Хакимият тарафыннан бөтен чаралар диярлек урыс телендә уздырыла. Әйтик, 18 сентябрьдә шәһәрнең мәдәният йорты каршында мәктәп балаларын җыеп, экстремизмга каршы чара уздырдылар. Мин шунда якынлашканда, тавыш көчәйткечтән “Эта русская земля!” дигән җыр акырталар иде. Җыр бетүгә, сәхнәгә полиция майоры чыгып: “Экстремизмда катнашучыларны фәләнчә елга кадәр төрмәгә утыртырга мөмкиннәр!” дип җинаять кодексыннан өзекләр укый башлады.

Әмма без - монда төп халык! Туган телебезне дә бары тик үз җиребездә генә яшәтә һәм үстерә алабыз! Милләтебезне саклап калыйк, алга таба үстерик дисәк, безгә бертуган Бубыйлар шикелле үк куркусыз эш йөртергә, алар башлап җибәргән эшчәнлекне лаеклы рәвештә дәвам итәргә кирәк”
, диде үз чыгышында Тәлгат Әхмәдишин.

Конференция азагында Тәлгат Әхмәдишин Бубый мәдрәсәсе мирасын яктырткан музейда Рәмзия Хәлиуллинага багышланган бүлек һәм истәлек тактасы куйдыру, бертуган Бубыйлар иҗатына багышланган конференцияләр, экскурсияләр оештыру өчен район казнасыннан ел саен акча бүлеп бирү турында резолюция тәкъдим итте.