Камал театры яңа сезонга әзер

Театр сезоны “Зәңгәр шәл” спектакле белән ачыла

4 октябрьдә Камал театры 108нче театраль сезонын элеккеге гадәт буенча “Зәңгәр шәл” спектакле белән ачып җибәрә. Тамашачыларга дүрт премьера әзерләнгән.
Камал театрында яңа сезон ачылуга багышланган матбугат очрашуында мөдир Илфир Якупов, режиссерлар Фәрит Бикчәнтәев, Илгиз Зәйни, Лилия Әхмәтова, театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов катнашты. Сүзне беренче булып башлаган Фәрит әфәнде булачак премьералар турында түгел, күбрәк 16-22 декабрьдә узачак “Һөнәр” V Бөтенрусия яшь татар режиссурасы фестивале хакында сөйләде. Ул быел Казанга Русиянең төрле шәһәрләрдә иҗат иткән Денис Хөснияров (Петербур), Дамир Сәлимҗанов (Глазов), Радик Букаев (Адыгей) кебек режиссерларның килүен хәбәр итте.

“Мәхәббәт FM” спектакленә билетлар сатылып беткән

Камал театры быел тамашачысын дүрт премьера белән сөендермәкче. Аның беренчесе – “Мәхәббәт FM” спектакле. Илгиз Зәйни аны үзе язган да, сәхнәгә куючы да ул.

Илгиз Зәйниев

“Башка авторларның пьесаларын куйган булды, ә үзең язганны сәхнәләштерү катлаулы. Пьеса һаман да язылып бетмәде, репетиция вакытында гел үзгәрә. Эшне февраль аенда ук башлаган идек. Үземнең курсташларымны күз алдыма китереп, аларга багышлап яздым. Аның жанрына килгәндә, эстрада-джаз комедия дип атадык. Төп рольдә - Эмиль Талипов. Ул пародия остасы буларак та билгеле, шуңа күрә биредә Айдар Галимов, Айдар Фәйзрахманов, Миңтимер Шәймиев, Салаватка да пародияләр булачак. Уңышлымы ул, кызыклымы, әйтә алмыйм, тамашачылар бәя бирер”, дип Илгиз репетициягә ашыгып саубуллашты. Бу спектакль 5, 6,11,24 октябрьдә күрсәтеләчәк. Октябрьдәге тамашага билетлар инде сатылып беткән.

Октябрьдә Камалның Кече сәхнәсе дә буш тормаячак. Лилия Әхмәтова тамашачылар хозурына Туфан Миңнуллинның “Авыл эте Акбай” әсәрен тәкъдим итәчәк. Бу әсәрдә берничә буын тәрбияләнде, ул татар театрын сөючеләргә яхшы таныш. Лилия “бу пьеса әле дә актуаль” дип саный.

“Туфан абыйның үзенчәлекле теле сакланды, ләкин без конфликтны башка яссылыкка күчердек. Элегрәк авыл белән шәһәр каршылыгы бар иде, бу пьеса да шуңа нигезләнеп язылган, хәзер тормыш үзгәрде. Төп конфликт ата-аналар, балаларның аралашмавында. Бүгенге массмедиаларның тәэсире көчле, заманча техника белән мавыгып, аралашу югала”, - дип сөйләде. Лилия моңардан тыш Федор Достоевскийның “Кроткая” әсәрен сәхнәләштерергә тели, эш инде башланган.

“Банкрот” танымаслык үзгәрде

Өченче премьера – Галиәскәр Камалның “Банкрот” спектакле. Ул 7 ноябрьдә, традиция буенча Марсель Сәлимҗановның туган көнендә күрсәтеләчәк. Бу - Фәрит Бикчәнтәев эше.

Фәрит Бикчәнтәев

“Төрле елларда “Банкрот”ның төрле куелышлары булды, ләкин берсен дә уңышлы дип санамыйм. Бары тик Празат абый Исәнбәт эшен генә кабул итә алам. Мин куйган спектакльне караган кеше әсәрне танымаска да мөмкин, текст үзгәртелде. Бу сәеррәк әсәр, ләкин Камалның юбилее уңаеннан үзгәртеп булса да сәхнәшләштерергә тырыштык. Мин Камалны музей экспонаты итеп түгел, ә чын бер кеше итеп тамашачыга күрсәтәсем килде.

Татар драматургын еш кына классик Островский белән чагыштыралар. Дөрес түгел, якын да килми! Камал Мольер пьесаларын укып формалашкан, ул аларны татарчага тәрҗемә иткән. Кызганычка каршы, “Саран” тәрҗемәсеннән башка аның хезмәтләре сакланмаган”, дип сөйләде Фәрит әфәнде.

Әйтергә кирәк, бу әсәрне куюга күп көч салынган, күп белгечләр эшкә җәлеп ителгән. Мәсәлән, тарихчылар, икътисадчылар ярдәмгә килгән.

“Пьесада конфликт 49 мең сум тирәсендә бара. Ә бүгенге акчага күчерсәң, күпме килеп чыга, кем әйтә ала? 4 миллион? Юк шул! 52 миллион сумга туры килә ул! Төп герой читек кунычына шундый сумманы тыккан булып чыга”, диде режиссер.

Тагын бер премьера – ул Мостай Кәрим әсәрләре буенча язылган “Мин – Ана” моноспектакле. Илтөзәр Мөхәмәтгалиев инсценировкасы, Рамил Гәрәев сәхнәләштергән. Бу Кече сәхнә өчен әзерләнгән спектакль. Театр экспериментларын дәвам итәчәк, Кече сәхнә - яңа үзенчәлекле куелышлар мәйданы.

Озак вакыт Камал театры Салих Сәйдәшнең “Наемщик” әсәрен куябыз дип тырышты. Афишаларга да ул эленгән иде, ләкин бу проекттан ахыр чиктә театр баш тарткан.

“Театрда ул куелмачак, мин баш тарттым. Эшли алмыйбыз без аны. Туры килми ул безгә! Крестьяннар белән байлар каршылыгы темасы кызыкмы хәзер? Авыл кешеләренең “Вамин”ның хуҗасы Вәгыйз Минһаҗевка каршы чыкканы яссылыгында эшликме? Кирәкми. Андагы текстлар котычкыч, мин аны сәхнәгә мендерә алмыйм. Сәйдәш “Наемщик”ны иң яхшы әсәре дип санаган, ә мин башка фикердә. Иң яхшы әсәре – “Зәңгәр шәл”. Аннары “Наемщик”ны бәлки Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында кую дөресрәктер, аларның акчасы да җитәрлек, көчле җырчылары да бар”, диде Фәрит әфәнде.

Интернет аша сатыш-алыш

Камал – Татарстанда интернет аша онлайн режимында билетлар сата башлаучы беренче театр. Бу проект турында күптән сүзләр бара иде, бу инде тормышка ашты.

Илфир Якупов

“Бу эш ничектер гел кичектерелеп килде, башта тест режимында эшләп карадык, аннары Чаллыдан “Йә, сатасызмы инде сайт аша?” дип шалтырату булгач, тәвәккәлләдек. 13 сентябрьдә kamalteatr.ru сәхифәсенә кереп, тамашаларны, урынны сайларга мөмкинлек тудырылды. Буш урыннар бармы, юкмы икәнен өйдән чыкмыйча белеп була. Билет бәясе кассадагысыннан аерылмый”, дип сөйләде Илфир әфәнде.

Камал театрына еш кына DVD дискларда спектакльләрне карап буламы дип мөрәҗәгать итәләр иде. Тамашаларны “Татарстан – Яңа гасыр” каналы аша гына карап була иде. Хәзер анда мондый мөмкинлек юк. Камал театры спектакльләрне сайт аша сатып алырга мөмкин булачак дип өметләндерә.

“Бу эш шулай ук күптән башланды. Татарстаннан читтә яшәгән татарлар аеруча моңа мохтаҗ, сатып алырга теләкләре зур. Ләкин авторлык хокуклар белән мәшәкатьләр күп булды, һәрбер имза, килешүне Русия мәдәният министрлыгы аша эшләргә кирәк иде. Бюрократия галәмәте көчле, шуңа бу эш сузылды. Яздан инде безнең сайттан сыйфатлы төшерелгән спектакльне сатып алып, карап булачак. Бу - түләүле хезмәт. Төшерү, монтажлау, лицензияләрне алу чыгымнарын булса да капларга тиешбез. “Әлдермештән Әлмәндәр” спектакленең ниндидер пират күчермәсе сатыла, аңа чик куелачак”, диде Камал мөдире.

Быел Камал театрында юбилейлар да күп, берсе дә читтә калмаячак. Финанс яктан театр авырлыклар кичерми, иҗат итәргә барлык мөмкинлекләр бар дип әйтелде.