Рәис Сөләйманов стратегик тикшерүләр үзәге рәислегеннән алынды

Бүген Русиянең стратегик тикшеренүләр институтының Идел буе үзәге җитәкчесе итеп Рәис Сөләйманов урынына фәлсәфәче һәм язучы Фирдүс Дәүбаш (Фәтхелисламов) тәкъдим ителде. Моның өчен Казанга Институт башлыгы Леонид Решетников килде.

Татарстан прокуратурасы Рәис Сөләймановның мәгълүмат чараларына язган республикада радикал ислам таралу, җирле халыкның мигрантларны кысырыклавы һәм шулай ук ваһабитларның хәрби лагерьлары булу турындагы мәгълүматны тикшергәч язмаларның нигезсез, ваһһабилык таралу мөмкинлегенә дәлилләрнең булмавын, экстремизм чагылып китүнең күпертелүен ачыклады.

Институт җитәкчелеге Сөләймановка Татарстан прокуратурасында ясалган кисәтүне "наданлык" дип бәяләгән, әмма аның статусын төшерүне планлаштыруын әйткән иде.

Рәис Сөләйманов Русиянең стратегик тикшеренүләр институтының Идел буе үзәген 2011 елдан бирле җитәкләде. Аның үзәктә эшен дәвам итәчәге хәбәр ителә.

Фирдүс Дәүбаш (Фәтхелисламов) 20 еллап элек Татар иҗтимагый үзәгенең яшьләр бүлеген җитәкләгән, берничә китап авторы.