Казанда шаяннар һәм тапкырлар ярышты

Your browser doesn’t support HTML5

Казанда ШТК ярышы узды

24 октябрьдә Казанда татарча "Шаяннар һәм тапкырлар клубы" ярышы узды. Быел икенче тапкыр уздырылган чарада 14 такым катнашты. Ярышучыларны карарга "Ак Барс" залына 500ләп кеше килде.
Быелгы ярышның Гран-при бүләген Чаллының ТИСБИ такымы яулады. I урынны Байлар Сабасының "Чын егетләр" такымы, II урынны "32 август" такымы яулады. III урынны "Казан Ыстайл" һәм "МӘЯК" такымнары үзара бүлеште.

"ШТК"ның быелгы иң яхшы актеры исемен Башкортстаннан килгән "Чакмагыш" төркеме, ә иң яхшы актриса исемен Казаның мәдәният һәм сәнгать институтыннан "Tatar speak" кызлар такымы алды.

Чараның иң яхшы мәзәген сөйләүче исеменә "Супер керәшен" такымы, жюринең махсус бүләгенә КАИ тулай торагы җыелма такымы - "Кара малай" лаек дип табылды.

Бөтендөнья татар яшьләре форумының махсус бүләгенә Чаллының "КАМПИ" такымы ия булды.

Татар яшьләре үзләренчә шаяртты