Министр Корманов улының эше ахырына җиткерелерме?

"Леруа Мерлен" кибетен ачу тантанасы

Татарстанда хокук яклаучыларны гражданлык җәмгыяте төзү эшләреннән читләштергәндә министр улының зур күләмле ришвәтчелектә шикләнелүе ачыла. Хокук яклаучы тикшерүне ахырына җиткереп, гаеплеләрне җәзага тартуларына шик белдерә. Түрәләрнең ябык ишекләр артында республикада коррупция мәсьәләләрен әледән-әле күтәрүләрен, әмма халыкка чыгармауларын әйтә ул.
Татарстан юстиция министры Мидхәт Кормановның улы Илдар Корманов белән бәйле шау-шу яңа баскычка күтәрелде. Узган атнаның чәршәмбесендә республиканың баш прокуроры Илдус Нәфыйков Илдар Кормановның ришвәтчелектә шикләнелүен һәм бу эшнең тикшерү комитетына җибәрелүен белдергән иде. Берничә көн үтүгә үк Татарстанда коррупциягә каршы көрәш идарәсе башлыгы бу эш турында мәгълүмат чарасына тәфсилле аңлатмалар да бирде.

Казан хокук яклау үзәгенең матбугат хезмәте башлыгы Булат Мөхәммәтҗанов фикеренчә, министр Мидхәт Корманов та бу хәлләргә карата үз фикерен әйтергә тиеш. Татарстанда Кормановлар тирәсендәге шау-шуга фаразларның берничә булуын белдерә ул.

Булат Мөхәммәтҗанов

"Бу хәлгә төрлечә бәя биреп була, әмма бу хәл тирәсендә нигә зур шау-шу туды дигән сорауга прокурор Нәфиковның үзеннән кала беркем дә төгәл генә җавап бирә алмас дип уйлыйм мин. Бер яктан караганда ул бу вазифада үзенең эшләрен кискен генә башлаган кебек күренә. Әле күптән түгел генә Менделеевски районында булды, анда ул колониягә дә керде. Бу сәфәреннән соң прокурор бу районны тикшерү өчен махсус төркем төзеләчәген әйтте. Озак та узмый менә Татарстан юстиция министры улы белән булган хәл калкып чыкты.

Бу елгыр башлангычларга, әлбәттә, Татарстанда бәяләмәләр бер төрле генә түгел. Кемнәрдер бу алдан планлаштырылган һәм республика җитәкчелеге рөхсәтеннән башка, аерым алганда, министр малаена карата тикшерү кузгатуны була алмый торган хәлләр дип бәяли.

Кемнәрдер Нәфиков әлегә башка куәт структуралары белән үзара килешкән мөнәсәбәтләр урнаштырырга өлгермәгән, әлегә аның ниндидер борылышлар ясарга һәм шулай ук үзен күрсәтергә дә мөмкинлекләре бар дип әйтә.

Өченчедән, монсы тагын кызыклырак, Мәскәүдән коррупциягә каршы ниндидер эшчәнлек башларга дигән күрсәтмә төшүе турында да фикерләр бар. Әмма бу төрле фикерләр арасыннан кайсының хак икәнен белү авыр.

Министр Корманов малаеның эшен тикшерү ничек барыр? Мәхкәмәгә кадәр җиткерелерме? Минемчә, бу эштә әле тагын да кызыклырак яклар ачылырга мөмкин.

7 ноябрьдә ялдан кайтачак юстиция министрының үзенең фикерен дә ишетү кызык булыр иде. Ни өчен дигәндә, аның җәмәгате "Леруа Мерлен" белән килешүләр төзегән ширкәтне оештыручы булып тора. Министр үзенең улының эшмәкәрлек нечкәлекләре турында аз гына булса да белергә тиеш иде бит, минемчә. Җыелган мәгълүматны яңадан күтәреп тикшерүне башлауны мин игътибарга лаек дип саныйм", ди Мөхәммәтҗанов.

Коррупция 2013 елда Русиягә 10 миллиард сум зыян салган"
Белгечләр Русиянең башыннан аягына кадәр ришвәткә батканлыгын әйтә. Моны Русия җитәкчелеге дә таный. Октябрь ахырында Русия президенты администрациясе башлыгы Сергей Иванов 2013 елда гына коррупциядән килгән зыянның 10 миллиард сум икәнен белдерде. Мәхкәмәләр чыгарган карарлар нигезендә 370 миллион сум урланганы дәлилләнгән. Иванов фикеренчә, коррупция белән бәйләнешле җинаятьләр шулкадәр күп ки, биш ел эчендә 242 мең очрак ачыкланган.

Иванов шулай ук зур түрәләрнең якыннарының да бу җинаятьләр артында торуларын әйтә. Мисалга ул Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгындагы техник бүлеге башлыгы генерал-майор Молчановның якын туганнары аша коррупция юлына басуын атады һәм аның эштән алынуын әйтте.

Татарстанда әле моңа кадәр мондый зур суммалы – 47,3 миллионлык ришвәт белән бәйләнешле эшнең дөньяга чыкканы булмаган иде. Хәзер Яшел Үзән районының Нижние Вязовые авылындагы каты шартлар тудырылган төрмәдә утыручы Татарстанда Югары Ослан башлыгы булып эшләгән Александр Тимофеев (дүрт елга хөкем ителде) 2011 елның октябрендә биш миллион сум белән тотылганнан соң министр улының эше икенче очрак.

Ике ел эчендә барсы да ал да гөл генә булган, ришвәттә гаепләп бер генә түрәне дә прокуратурага, коррупциягә каршы көрәш комитетына һәм хокук саклау оешмаларына шикаять итмәгәннәр мени соң дигән сорау да туа.

"Татарстан эчке эшләр министрлыгының элекке җитәкчесе Әсгат Сәфәровның
вазифаларыннан китәренә күп вакыт калмаган иде. Ул ябык ишекләр артында узган коррупциягә каршы көрәш шурасы утырышында дәүләт структуралары җитәкчеләре һәм аларның якын туганнарының ниндидер эшләр башкаручы ширкәтләр белән бәйләнештә булуын белдергән иде. Журналистлар әйтүенчә, анда бик зур түрәләрнең фамилияләре телгә алынган, әмма алар матбугатка чыкмады. Һәм менә бер елдан соң яңа җитәкче – Татарстан эчке эшләр идарәсе башлыгы Артем Хохорин үзенең чыгышы вакытында Сәфәров китергән дәлилләрнең бер ел эчендә уңай якка әз генә дә үзгәрмәвен белдерде.

"Леруа Мерлен"га килгәндә дә бу шау-шу чыкканчы ук тикшерү эшләре булган бит, мәхкәмәгә дә барып җиткәннәр. Ә ни өчен соң җинаять эше кузгатылмаган, менә бу ягы сорау тудыра. Зур сәүдә үзәкләре белән килешү төзеп ниндидер эшләр башкаручы башка эре түрәләрнең туганнары арасында Корманов фамилиясе беренче тапкыр киң җәмәгатьчелеккә чыгарылды", диде Мөхәммәтҗанов.

Прокурор Нәфиков бу хәлне "мин моны зур күләмдә ришвәт алудан кала башкача бәяли алмыйм", диде.

Татарстан президентны каршындагы коррупциягә каршы көрәш идарәсе башлыгы Марс Бәдретдинов "СЭМ" турында "аларның ачык булмаган эшчәнлек алып барганлыгы ачыкланды, акча алынган, әмма башкарган эшләрен дәлилләүче документлар кулларында юк" дип белдерде. Әле моңа кадәр Бәдретдиновның министр хатыны һәм улы белән бәйләнештәге ширкәтнең генә түгел, ә башка кыңгыр эшләр турында да журналистларга тәфсилле аңлатмалар биргәне юк иде.

Мөхәммәтҗанов сүзләренчә, "СЭМ" һәм башка ширкәтләргә карата Бәдретдинов элегрәк тә ниндидер мәгълүмат биргән булган, әмма коррупциягә каршы көрәш идарәсе каршында оештырылган иҗтимагый шура әгъзалары алдында гына. Бу утырышлар ябык ишекләр артында үткән һәм мәгълүмат чараларына чыгарылмаган.

"Сөйләп, ниндидер мәгълүматлар биреп озак вакытлар утырып була, әмма ниндидер чара күрелергә тиеш дип уйлыйм мин. Менә бу ягы "Леруа Мерлен" тирәсендәге эшләргә килгәндә дә аның ахырына җиткерелүе шик тудыра. Әгәр бу хәл коррупция тирәсендә бер генә очрак булып кала икән, ул чакта шау-шу кузгатудан ни файда?", ди Мөхәммәтҗанов.

Прокурорның һәм шулай Татарстанда коррупциягә каршы көрәш идарәсе башлыгының "Леруа Мерлен" хәлләрен тәфсилле итеп сөйләп дөньяга чыгарулары коррупция белән бәйләнештәгеләр йомгагын сүтә, киң җәмәгатьчелеккә кыек эшләрне ача башлаумы? Коррупциягә каршы идарә тирәсендәге кайбер соңгы үзгәрешләргә күз салсаң, пәрдә күтәрелүгә шик туа.

"Ачык фикерлеләрне, хокук яклаучыларны читкә этәрәләр"

Татарстан президенты 22 октябрьдәге фәрманы белән коррупциягә каршы көрәш шурасыннан Казан хокук яклау үзәге җитәкчесе Игорь Шолоховны һәм Казан техник университетының (КАИ) социология, политология һәм менеджмент кафедрасы җитәкчесе, сәясәт фәннәре докторы Владимир Беляевны төшереп калдырды. Мөхәммәтҗанов фикеренчә, ачык итеп фикер белдерүчеләрне, кеше хокукларын яклаучыларны соңгы вакытта гомумән республикада читкә тибәрергә тырышалар.

"Татарстанда кеше хокукларын яклау стратегиясен әзерләү өчен эшче төркем булдырылды. Бу эшкә бәйсез иҗтимагый оешма вәкилләре җәлеп ителмәде. Төркемгә үзләренең кесә оешмалары: Җәмәгать пулаты, уку йортлары педагогларын, Дуслык йорты кебек дәүләт карамагындагы оешмаларның, министрлыкларның вәкилләрен генә алдылар. Шул ук вакытта хокук яклаучылар анда берсе дә юк. Мин моны ватандашлык җәмгыятенә мөнәсәбәтләрнең салкынаюы, җәмәгатьчелекне контрольдән читләштерү һәм үзләренә яраклы кешеләрне туплау буларак бәялим. Инде коррупциягә каршы көрәш шурасына килгәндә дә Беляев һәм Шолохов урынына Җәмәгать пулаты вәкиле Кирилл Пономаревның һәм элегрәк криминал милициядә сүзче, хәзер Татарстанда җәмәгатьчелек күзәтүе оешмасының рәисе булып эшләгән Лариса Расческованы алу моның ачык мисалы", ди Мөхәммәтҗанов.

Аның фикеренчә, Татарстандагы зур түрәләр һәм куәт структуралары әнә шулай итеп, хөкүмәт карамагындагы оешмаларның вәкилләрен коррупциягә каршы шурага туплап үзләре теләгән мәгълүматның гына дөньяга чыгуына, кырын эшләрнең үзләре теләгәнчә генә хәл ителүенә ирешергә тели.

"Леруа Мерлен" тирәсендәге хәл дөньяга чыгачак башка җитди җинаятьчел эшләр арасында беренче карлыгач булса - бу яхшы. Бу Тимофеев эше кебек күрсәтмә эш булып кына калырга да мөмкин. Ул вакытта Тимофеевтан соң аның кебек бәлки башкаларның да кырын эшләре ачылыр дип уйлаучылар булган иде. Әмма җинаятьтә җаваплылыкка тартып төрмәгә утыртулар булмады бит", ди Мөхәммәтҗанов.

Тикшерү фаразларына күрә, француз инвесторлары төзегән "Леруа Мерлен" кибетенә электр үткәргәндә кыенлыклар килеп чыккан. Татарстан энергетика министрлыгының юридик бүлеге башлыгы булып эшләгән Илдар Корманов бу мәсьәләне уңай хәл итәчәген вәгъдә итә һәм моның өчен "СЭМ" җаваплылыгы чикләнгән оешмага 47,3 миллион сум күчерүне сорый. Бу ширкәт ут үткәрергә тиеш була. "СЭМ" ("Современное энергетическое моделирование") ширкәтен оештыручылар арасында Илдар Кормановның әнисе Луиза Корманова да бар. Нәфиков сүзләренчә, вәгъдә ителгән эш башкарылмаган һәм 47,3 миллион сум да кире кайтарылмаган. Французлар бу акчаны кайтару өчен үзләре гаепле дип санаганнарны Татарстан президентына шикаять итте.