Урыс милләтчеләре Казанда урыс телен якларга җыена

Урыс милләтчеләренең Казанда татар телен укытуга каршы чарасы

17 ноябрьдә Казанда “Рус телен яклау маршы” узачак. Казандагы урыс милләтчеләре бу чарада катнашу өчен Русия төбәкләреннән үз тарафдарларын чакыра.
17 ноябрьдә Татарстан башкаласына Русия төбәкләрендәге урыс милләтчеләре җыелырга мөмкин. Бу көнне Казанда "Урыс телен яклау маршы" дигән чара узачак һәм аны оештыручылар Татарстан башкаласына Русиядәге барлык урысларны да чакырып мөрәҗәгать тараткан. Алар үз мөрәҗәгатендә 4 ноябрьдә Казанда "Рус маршын" уздыруга рөхсәт бирелмәвен искә ала һәм шуңа да карамастан бу чараны ике атна соңарып булса да уздырачакларына горурлык белдерә. Аның шәһәр читендәрәк, ягъни Авиатөзелеш районының "Крылья Советов" паркында үтәчәгенә дә кайгырмауларын әйтә.

"Чара беренче чиратта халык өчен уза, ә ул районда күп кеше яшәүне исәпкә алганда, бу урын бигрәк тә уңайлы", ди оештыручылар.

Алар үзләренә ярдәмгә Русиядәге барлык урыс милләтчеләрен чакыра. "Русиянең барлык урысларын 17 ноябрьдә Казанга "Рус маршына" чакырабыз. Татарстандагы урысларга сезнең ярдәм хәзер аеруча кирәк. Без монда урыс булып сакланып калу өчен соңгы көчкәчә көрәшергә мәҗбүр", диелә ул мөрәҗәгатьтә.

Шулай итеп, 4 ноябрьдә Русия төбәкләрендә “Рус маршы”на чыккан урыс милләтчеләре бу атна азагында Казанга җыелырга мөмкин. Ул чара рәсми рәвештә "Рус телен яклау маршы" дип атала, анда Татарстан мәктәпләрендә мәҗбүри рәвештә татар телен укытулары сәбәпле, балаларның җитәрлек дәрәҗәдә урыс телен өйрәнә алмауларына басым ясарга җыеналар.

"Урысларның Татарстаннан китүе турында фактлар инде даими яңгырап килә. Хәтта аларның күпләп китәргә мөмкинлеге турында да сүзләр йөри. Ә бу инде Русиянең бөтенлегенә куркыныч тудыра. Казан краендагы урысларның проблемнарын сөйләп бетерерлек түгел һәм алар чишелми, ә кискенләшә генә бара. Шуңа без бу проблемнарны хәл итү өчен 17 ноябрьдә Рус маршына чыгарга әзер, чөнки бу безнең җирләр, бу - безнең ватан һәм бу - Русия", ди әлеге чараны оештыручылар үз мөрәҗәгатендә.