Самарда Идел болгарларына багышланган китап чыкты

“Идел болгарлары мирасы” китабы тышлыгы

Самарда “Идел болгарлары мирасы” исемле китап дөнья күрде.
Самар төбәгендә Мүрмән шәһәрчеге дигән җир бар. Җирле археолог Анна Кочкина язуынча, бу шәһәрчек 150 гектар җирне биләп торган. Мүрмән шәһәрчеге замандашы Бөек Новгородтан күпкә зур булган. Болгарлар яшәгән Мүрмән шәһәрчеген белгечләр Франциянең Орлеан, борынгы урыс шәһәре Суздаль белән тиңлиләр.

166 битлек китапның асыллыгы шунда ки, ул Мүрмән шәһәрчеге белән генә чикләнми. Болгарларны төрле төбәктәге галимнәр бәялиләр.

Кубань җирлегендә болгарлыкны тикшергән, инде мәрхүм археолог Андрей Атавинның хезмәтләреннән саллы фикерләр урын алган.

Краснодар университеты галимәсе Элмира Устаева, Русия фәннәр академиясенең археологы Владимир Кузнецов, археолог Виктор Чхаидзе, Шамил Мингазов берсеннән-берсе кызык фикерләр әйтәләр. Мингазов язуынча, Италиядә дә Болгар шәһәре бар икән.

Самар археологы Дмитрий Сташенковның, Казан галимнәре Константин Руденко, Фаяз Хуҗин, Гамирҗан Дәүләтшин, Светлана Вәлиуллинаның, Әстерхан археологы Дмитрий Васильев, Пермь археологы Андрей Белавин язмаларын йотлыгып укыйсың.

Авторлар борынгы тарихны бүгенге шәхесләр белән тоташтырганнар һәм бу борынгы болгарлар белән бүгенге татарларның уртак бабаларын раслагандай килеп чыккан.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев, академик Индус Таһиров, тарихчы, армия генералы Мәхмүт Гәрәев, “Туган тел” җәмгыяте җитәкчесе, профессор Ильяс Шәкүров, “Болгар фонды” рәисе Гомәр Батыршин фикерләре бүгенге татарларның йөрәк сызлавын җиткезә.

Русия президенты Владимир Путинның, хөкүмәт башлыгы Дмитрий Медведевның милләтләр турында, милли сәясәт турында әйтелгән ялтыравыклы фикерләре урын алган.

Китап Болгардагы Ак мәчет фотосы һәм атаклы галимебез Шиһабетдин Мәрҗәнинең 1870 елда июннең алтысында Болгардагы манарага менгәч язып калдырган сүзләре белән тәмамлана.

Бик күп төсле фотолар яхшы кәгазьдә басылган. Китап җиңел укыла. Бүгенге Самар җирлегендәге болгар шәһәре турында гына сөйләмичә, болгарларның географик күзлектән коточкыч зур җирләрне биләп алуларын тасвирлаган китап гаҗәеп тирән соклану һәм горурлык хисләре уята. Авторлар максатларына ирешкәннәр. Популяр тарих дәреслеге килеп чыккан һәм татар тамырларынннан бизә башлаган буынга татарлыкны көчәйтүдә дәлилле чыганакка әйләнгән.

Нигәдер китапның тиражы куелмаган. Затлы һәм бәягә төшкән китапны корректорсыз чыгару да бераз күңелне тырнарлык урыннар булуга сәбәпче булган.

“Болгар фонды” рәисе Гомәр Батыршин күп еллар буена тир түгеп, мал чыгарып Иделнең уң ярына Барс һәйкәлен куйдырды. Самарның Зубчаниновка бистәсендә Болгар бабайларыбыз истәлегенә мәчет салдырды, үз акчасына тарихыбызга кагылган китаплар бастырып халыкка бушлай тарата.