"Силовиклар" vs хакимият: кем көчлерәк?

Гүзәл Гарипова иллюстрациясе

Русиядә куәт структураларының көчәюе ришвәтчелекнең артуы белән бәйле һәм төбәкләрдәге силовиклар җирле элитаны компромат ярдәмендә кулда тота, ди белгечләр.
"Русия төбәкләрендә җитәкчеләр әзрәк зәгыйфьлек күрсәтсә, ул җирләрдә хакимиятне куәт структуралары вәкилләре кулга ала". Бу фикерне күптән түгел сәясәтче Михаил Прохоров яңгыратты. Аның сүзләренчә, төбәкләрдәге көч структуралары Путин бренды ярдәмендә үзләренең корпоратив проблемнарын чишәләр. Мондый белдерүнең нигезләмәсе бармы, ул шаблон Татарстанга туры киләме? Бу хакта белгечләрне сораштырдык.

Рәшит Әхмәтов, "Звезда Поволжья" газеты мөхәррире:

Рәшит Әхмәтов

– Прохоров гадәттәгечә хаксыз. Ул милли республикаларны бетерергә дә чакырган иде. Башкарма хакимиятне көч структуралары ярдәмендә контрольдә тоту – советлар заманнынан калган тәҗрибә. Путин хәзер картаеп килә, башкарма хакимияткә ышанып бетми, түрәләр артыгы белән урлыйлар дип уйлый. Шуңа күрә аңа түрәләр өстеннән федерал саклау хезмәте, федерал иминлек хезмәте, чит илләрдә күзәтүче төркемнәр тарафыннан ныклы контроль кирәк. Түрәләрнең эшчәнлеген күзәтеп барыр өчен. Шуңа күрә, минемчә, "силовик"ларның көчәюе илдә ришвәтчелекнең артуы белән бәйле.

Шундый күренеш тә бар: Путин төбәкләрдә башкалардан аерылып торган, көчле, артык эш сөючән җитәкчеләрнең барлыкка килүен теләми. Мөстәкыйль рәвештә эш итә башларлар дип сизенә. Шуңа күрә аңа урта куллы, аерылып торамаган, лояль җитәкчеләр кирәк. Алар белән идарә итү җиңелрәк. Ә куәт структуралары аның барлык боерыкларын тыңлый, каршы килми. Үз фикерен белдерергә теләүчеләр исә Путинга ошамый. Бу дәүләтнең милитарлашуы, совет чорының административ системасына кайтуы.

Ирек Мортазин, "Новая газета" журналисты:

Ирек Мортазин

– Прохоровның ялгышлыгы шунда: куәт структуралары болай да күп төбәкләрдә шактый көчле позиция тоталар. Җирле хакимиятнең көчсезлегенә генә бәйле булмаска да мөмкин.

Татарстанны алсаң, безнең хакимияттә дә силовиклар күп бит. Президент администрациясе җитәкчесе – элекке эчке эшләр министры. Дәүләт советында да куәт структуралары вәкилләре әз түгел.

Шуңа күрә Прохоровның "силовиклар көчсез җитәкчеле төбәкләрдә генә көчле" диюе дөрес түгел. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов бу планда чагыштырмача көчле җитәкче, ләкин күргәнебезчә, силовиклар бездә әһәмиятле позиция тота.

Татарстан соңгы еллар эчендә куәт структураларының төп түрәләре алышынды: Әсгать Сәфәровтан башлап Кафил Әмировка кадәр. Бу үзәкнең Татарстанда үз кешеләрен билгеләү теләге белән бәйлеме?

Рәшит Әхмәтов: – Әлбәттә, дөрес. Кафил Әмировка нинди дәгъвалар бар иде? Менә дигән прокурор иде бит. Аның чорында бездә иң яхшы прокурор, иң яхшы прокуратура иде, Русия күләмендә. Аны ямьсез итеп эшеннән алдылар. Лаеклы ялга чыгуына сигез ай гына калган иде.

Көч структуралары блогын ныклы контроль астына алу Путинның җитди үзгәрешләр әзерләвен күрсәтә. Җирле "силовик"лар аның барлык боерыкларын җиренә җиткереп эшләячәген тәэмин итәсе килә. "Силовик"лар җирле хакимияткә түгел, ә шәхсән аның үзенә лояль булырга тиеш. Җирле аппарат белән тыгыз бәйләнешкә кергәннәрне ул алыштырырга тели.

Ирек Мортазин: – Нәрсәгә аларга үз кешеләрен билгеләргә, хакимият дилбегәсен үз кулларына алырга? Куәт структуралары болай да хакимиятне кулда тота бит инде. Аларның җирле түрәләргә шактый зур компроматлары бар, төрле эчке җинаятьләр өчен. Шундый компромат һәм шантаж аша алар республика элитасы белән идарә итә дә инде.