Ижау баянчысы иҗат кичәсенә әзерләнә

Баянчы Илгизәр Шакиров

Бүген Удмуртиядә яшәүче милләттәшләребез арасында баян-гармунда оста уйнаучыларны бармак белән генә санарлык. Шуларның берсе – баянчы Илгизәр Шакиров иҗат кичәсенә әзерләнә.
Республиканың атказанган мәдәният хезмәткәре Илгизәр Шакиров Башкортстанда туып үскән. Беренче тапкыр кулына баянны тугыз яшендә алган. Янаулда үзе яшәгән йорттан ерак түгел сәнгать мәктәбе ачыла, әти-әнисе улларын шунда илтәләр. Дөрес, Илгизәрнең уйнарга үзенең дә теләге бик зур була. “Бик уйныйсым килә иде. Ул яшемдә уен коралын сайларга әнием ярдәм итте.”, дип сөйләде ул.

Хәтерендә, беренче баянны уен коралында өйрәнә башлаган егеткә әтисе Мәскәүдән кайтарткан. Җитмешенче елларда кибет киштәләрендә уен кораллары тулып тормый иде бит. “Баян артыннан башым гына күренеп торга иде. Авыр уен коралын мәктәпкә күтәреп бару, алып кайту да җиңелдән булмады. Әткәй өйдә булмаганда, күршеләр күтәреп алып кайта иде минем баянымны”, дип искә алды Илгизәр.

Җырчы Әлфия Рәҗапова белән яңа җыр өйрәнәләр

Илгизәрне музыкага мәхәббәте, уйнарга теләге әле билгеләп үткән һәм башка авырлыклар туктатмый. Малайның сәләтен укытучылары да бик тиз күреп ала, үстерү өчен шартлар тудыра. Тиздән ул Уфага сәләтле балаларга белем бирү мәктәбенә юлланма ала. Җитмешенче еллар азагында ундүрт-унбиш яшьле малайлар үзләре генә дә туган якларына кайтып йөргән. Очкычка билет алып, Уфадан Янаулга кайта идек, дип уртаклашты Илгизәр. Бүген яшүсмерләрне генә түгел, өлкәннәрне дә юлга тәвәкәлләп чыгарып җибәрү куркыныч тудыра.

Илгизәр Шакиров сәнгать мәктәбеннән соң Уфада мәдәният институтын да уңышлы тәмамлый. Конкурсларда катнашып, җиңүчеләр исемлегендә атала. Классик әсәрләрне бик оста башкара. Эстрада җырларын да яратып өйрәнә.
Миңа классик әсәрләр уйнарга ошый, диде баянчы. Эстрадада яңгыраган җырларны да бик теләп өйрәнә ул. Ижауга килеп филармониягә эшкә урнаша. Аннан соң төрле үзешчән коллективлар белэн элемтә булдыра. Гаиләсе дә ишәя. Игезәк балалар туа.

“Шатлык” ансамбле белән. Илгизәр Шакиров беренче рәттә сулда

Баянчыга үзенә генә уйнап утыру өчен вакыт бөтенләй дә калмый икән. Классик композиторларның җитди әсәрләрен өйрәнү дә күп вакыт таләп итә. Илгизәр Шакиров шулай да яраткан, күңеленә хуш килгән көйләрне уйный, аларны концертларда халыкка җиткерә. Әмма музыкантка татар көйләрен уйнау күбрәк ошый. Шуңа да татар коллективлары белән эшләүгә өстенлек бирә.

Баянчы соңгы елларда күбрәк үзешчән сәнгатьтә катнашучы җырчылар белән шөгыльләнә. Спартак халык иҗат йортында тупланган “Шатлык” ансамбленең ул инде ике дистә елдан артык алыштыргысыз баянчысы.

“Шатлык” ансамбле җырчысы Әлфия Рәҗапова сүзләренчә, ул ансамбльне генә түгел, Спартак иҗат йортын да Илгизәрдән башка күз алдына китерә дә алмый. Аның һәрвакыт едмаеп килеп керүе, репетицияләрдә бергә җырлар сайлавы ханымнарның күңеленә хуш килә.

“Шатлык” ансамбле җитәкчесе Фәния Гадалшина да концертлар белән районнарга чыкканда, Илгизәр баянчы вазифасыннан башка бик эшләр башкара, дип мактады. Концертларда тамашачы баянчының уйнавына яхшы бәя бирүе, безнең ансамбльнең дә эшен бәяли дигән фикердә.

“Шатлык” ансамбле җитәкчесе Фәния Гадалшина белән репетиция вакытында

Тамашачы кичәләрдә берничә музыка уен коралында башкарган көйләрне дә яратып кабул итә. Концертларда уйнау, бәйгеләрдә катнашу максатыннан “Шатлык” ансамбле җитәкчесе Фәния Гадалшина белән алар баян һәм флейтада бергә берничә көй үзләштергән.

“Шатлык” ансамбле әгъзалары инде ике дистә елдан артык бер гаилә булып яши. Шатлыклары да, кайгылары да уртак. Әмма Илгизәр Шакиров җилкәсенә баянда уйнаудан тыш, башка күп эшләр дә төшә икән. Хәтта машинада да үзләрен баянчы йөптә икән.

Гаиләсенә килгәндә, кызы Элвираны баянда уйнарга өйрәтергә теләге булмавын җиткерде музыкант. “Кызлар өчен бу уен коралы җиңел түгел бит” дигән фикердә ул. Әмма Элвира синтезаторда уйнарга ниятен белдергән. Улы Илдар күбрәк компьютер белән кызыксына икән. Гаиләдә тормыш иптәше дә Илгизәр Шакировка теләктәшлек белдереп тормаса, аның берничә коллективта яраткан эшенә бирелеп эшләргә мөмкин булмас иде. Аның сүзләренчә, ул инде алты-җиде баян туздырган. Чираттагы концерт баянын оста музыкантка үткән елда конкурста җиңү яулавы өчен тапшырганнар.

Илгизәр Шакиров якшәмбегә билгеләнгән тамашага да зал тутырып халык килер дип өметләнә. Җырчылар белән яңа җырлар өйрәнгәннәр, үзе дә яңа әсәрләр башкарачак. Шундый яратып башкарган көйләреннән - татар-башкорт дөньясында таныш музыкант, композитор Бәхти Гайсин көйләрен дә уйнаячак.